Быел чарада 5 клуб катнашты, 7 костюм тәкъдим ителде.
Шәһәрдә ел саен "Электрон" яшьләр клубы парк белән берлектә "Калдыклардан мода" дигән чара уздыра. Бәйгенең җиңүчеләренә грамоталар, бүләкләр тапшырылды. Барлык катнашучылар да аттракционнарга билетлар алдылар һәм чарадан соң аттракционнарда йөрделәр.