Әлмәттә экологик лекция узды
Экология

Әлмәттә экологик лекция узды

Очрашуда Әлмәт районына кагылышлы мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

20 майда шәһәребезнең экологик торышы турында лекция булды. Очрашу спикерлары - "Экология һәм төзекләндерү департаменты" вәкилләре һәм Татарстан республикасы Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең өлкән белгече. ⠀

Лекцияне Әлмәт гомуми белем бирү учреждениеләренең 10 нчы сыйныф укучылары тыңлады. Фикер алышу бик актив барды, балалар өлешчә җаваплар таба алган мөһим мәсьәләләргә кагылып үттеләр. ⠀

Чара нәтиҗәләре буенча балалар "Орленок" чишмәсе территориясен чүп-чардан арындырырга кирәклеген ачыкладылар, анда Әлмәт волонтерлары да катнашачак.