Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

“Татнефть” Әлмәт районында нефть агуның сәбәпләрен аңлатты

Авария урынында барьер киртәләр урнаштырылган, Урсалинка һәм Зәй елгаларына сорбент нәтиҗәсендә нефть акмаячак.

Татарстанның Әлмәт районында канализация коесына су тулу  сәбәпле нефть продуктларының җир өстенә чыгуы күзәтелгән.

2 апрельдә Әлмәт районында „Әлмәтнефть“ идарәсенең объектында канализация коесы  су белән тула,  авария  нәтиҗәсендә төркемле үлчәү җайланмасына керү юлы буенча су нефть пленкасы агызыла. "Компаниядә расланган процедуралар нигезендә, белгечләр авария нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерделәр, нефть таралуга комачаулаучы киртәне билгеләделәр”, - дип аңлаттылар компаниядә.

Шулай ук нефть тапларының сорбонент ярдәмендә су объектына эләгүе дә бетерелде, шул рәвешле белгечләр аларның Урсалинка елгасы агымы буенча таралу һәм Зәй елгасына эләгүкуркынычын бетерделәр”,-диделәр матбугат хезмәтендә.

 

Хәбәрдән күренгәнчә, участокны чистарту эше дәвам итә һәм ике көн дәвамында тәмамланачак. Торак пунктларга һәм су объектына янаулар юк, дип ассызыкладылар “Татнефть”тә.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса