Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Чисталык үзебездән тора

Табигатьтә яз. Апрель башыннан Әлмәт җирлегендә дә санитар-экологик икеайлык һәм «ЭКОяз-2021» республика акциясе старт алды.

Шәһәр һәм район территорияләрен чистарту, төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча өмәләр үткәрү матур традициягә әйләнде. Иң мөһиме- алар массакүләм һәм күтәренке рух белән уза. Нефтьчеләр башкаласында яшәүчеләр ишегалларында, урамнарда һәм паркларда җыештырып кына калмыйлар, ә чын бәйрәм оештыралар.

Нефть һәм сәнәгать пред-приятиеләренең хезмәт коллективлары , мәктәп укучылары, студентлар, профсоюз, ветераннар оешмалары һәм актив гражданнар урамнарны, ишегалларын, мемориаль комплексларны, истәлекле урыннарны, уен, спорт һәм балалар мәйданчыкларын тәртипкә китерәләр, кыш буена җыелган чүп-чарны җыештыралар.

Экология һәм төзекләндерү департаменты бүлеге начальнигы Дарья Орлова хәбәр иткәнчә, беренче киңкүләмле өмә шәһәребездә 24 апрельдә узачак, ә икенчесе 15 майга планлаштырылган. Шәһәр урамнарын җыештырырга иң беренчеләрдән булып пред- приятие һәм оешмалар, идарәче компанияләр, шәһәр службалары чыга. Алар үзләренә йөкләтелгән территорияләрдә эшләячәкләр. Моннан тыш атнаның чәршәмбесендә торак-коммуналь хуҗалык тармагында эшләүчеләр ишегалларын тәртипкә китерәчәкләр. Шәһәр юллар идарәсе хезмәткәрләре исә, елдагыча, юлларны пычрактан һәм чүп-чардан арындырып тору чараларына керешкәннәр инде.

Торган җиребез матур һәм чиста булсын өчен игелекле гамәлгә бердәм кушылу, өмәләрдә актив катнашу сорала.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса