Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Экология

Бер көн эчендә әлмәтлеләр 43 мең батарея җыйган

ТР Президентын һәм муниципаль берәмлекләр депутатларын сайлауның соңгы көнендә шәһәрдә батареялар җыю буенча «Сакчыл Әлмәт» табигатьне саклау акциясе узды.

Куркыныч калдыкларны шәһәрнең 60 сайлау участогында тапшырырга һәм яшел беләзек белән төрле ташламалар, бонуслар алырга мөмкин иде.

Сайлаучылар битараф калмадылар һәм 43 мең данә батарея тапшырдылар. Алар Чиләбедә урнашкан Россиядәге бердәнбер «Мегаполисресурс» агулы калдыкларны эшкәртү заводына озатылачак.

Батареяларның әйләнә-тирә мохит өчен куркынычы шунда ки, алар гадәти чүплеккә, йорт ишегалдына эләгеп, токсик металлар (литий, свинец, марганец, ртуть, кадмий, цинк, никель) тарата, алар әйләнә-тирәне агулый. Бер кечкенә батарея 20 квадрат метр туфракны, 400 литр грунт суларын һәм башка сулыкларны зарарларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса