Әлмәттә студентлар ифтарында 150 кеше катнашкан
Студентлар ифтары Әлмәтнең үзәк мәчете стилобатында узды.
Чарага төрле уку йортларыннан 150 гә якын студент җыелды. Әлеге мөһим чараны «Ансар» хәйрия фонды, Студентлар Лигасы, шулай ук Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе оештырды.
Кичә Коръән укудан башланды. Шуннан соң студентлар күмәк намаз укыдылар, Аллаһы Тәгаләгә тынычлык, иминлек һәм кичерү догалары белән мөрәҗәгать иттеләр.
Җыелганнарга шәһәр һәм район мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул Рамазан аеның бөеклеген, аның фатихалы бүләкләрен һәм бу чорда изге гамәлләр кылуның мөһимлеген искә төшерде.
Ул ассызыклаганча, Рамазан – рухи чистарыну, иманны ныгыту һәм әйләнә-тирәдәгеләргә шәфкать күрсәтү чоры.
Чара шәһәрнең мөселман яшьләре өчен зур вакыйга булды.
Фото: «Ансар» хәйрия фонды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа