Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады

Православие динен тотучылар бәйрәмне бер атна диярлек: 7-13 гыйнвар көннәрендә билгеләп үтәләр.

 Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл Әлмәттә булды. Ул Кафедраль соборда гыйбадәт кылуны җитәкләде. Ә соңыннан епископ Пахомий һәм Мефодий белән балалар йортында булды һәм анда тәрбияләнүчеләрне Раштуа бәйрәме белән котлады. Балалар кунакларны җылы каршы алдылар һәм аларга шигырьләр укыдылар. Бәйрәмгә кафедраль собор хоры да кушылды. Ул Раштуа колядкаларын башкарды. Хушлашканда руханилар балаларга татлы бүләкләр тапшырдылар.

Фото: Әлмәт епархиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса