Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рәҗәб - Рамазанның беренче илчесе

Рәҗәб һәм Шәгъбан - Рамазан ае турында алдан хәбәр бирә торган айлар булып тора. Бу ике мөбарәк ай аша без изге Рамазанга күчәбез.

Бу айларда без Рамазанга әзерләнәбез. Бүгенге вәгазебез, ин шә Аллаһ, Рәҗәб ае һәм аның фазыйләтләре турында булачак.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре бер хәдистә: «Рәҗәб - Аллаһның ае, Шәгъбан - минем аем, ә Рамазан - өммәтемнең ае», дип әйткән. Берәү Пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Йә, Расүлүллаһ, ни өчен Рәҗәб - Аллаһ ае соң ул?» - дип сораган. Расүл әкрам (с.г.в.): «Бу айда чын күңелдән тәүбә итүчеләргә Аллаһы Тәгаләнең мәгъфирәте иңә, бу айда кан түгү, сугышлар тыелган, бу айда Аллаһы Тәгалә бөтен пәй-гамбәрләрнең догаларын кабул кылган һәм күп кенә әүлияләрне (изгеләрне) дошман кулларыннан коткарган», - дип аңлаткан.

Рәҗәб аенда кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһ Раббыбыз савапларны арттырып бирә. Бу айда сәдакалар бирү, фәкыйрьләрне ашату, мескеннәрне шатландыру, вакытында укылмаган намазларны каза кылу, «Ихлас» сүрәсен ешрак уку күркәм гадәт булып тора.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) хәзрәтләре Рәҗәб аеның беренче җомгасына каршы булган кичтә уяу булырга киңәш иткән. Фәрештәләр аны Рәгаиб кичәсе дип атаганнар. Күп гасырлар дәвамында мөселманнар бу кичәгә зур әһәмият бирәләр. Бу вакытта догалар кабул була. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Биш кичәдә Аллаһы Тәгалә үз колларының үтенечләрен кабул кылыр: Рәгаиб, Бәраәт, Җомга киче, Рамазан һәм Корбан гаетенә каршы ки-чәләр», - дип әйткән.

Бу кичәләрдә мөселманнар Раббылары һәм тормышлары турында уйланалар, фикер йөртәләр, Коръәнне күп итеп укыйлар, догалар кылалар. Аллаһы Тәгалә безгә бу кичәләрдә гөнаһлардан пакьләнергә, үзебезнең изге ниятләргә, максатларга ирешергә зур мөмкинлекләр бирә. Без бу кичәләргә игътибарлырак булырга, аларны шатланып, сөенеп каршы алырга тиешбез.

Риваятьләр буенча, Расү-лебез Мөхәммәд (с.г.в.) Мәккә Мөкәррәмә шәһәрендәге Хәрам мәчетендә («Изге мәчет»), ягъни Кәгъбәтуллаһ янында йоклап яткан вакытында, Җәбраил фәрештә «Борак» (мәгънәсе - «яшен тизлегендә оча торган») дип аталган хайванга атланып килә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) Борак белән яшен тизлегендә Хәрам мәчетеннән Кодыс шәһәрендәге (Иерусалим) Әл-Әкъса мәчетенә («Ерак мәчет») күчә. Шунда Аллаһның расүле Мөхәммәд (с.г.в.) башка пәйгамбәрләргә имам булып, алгы сафта намаз укый. Шулай итеп Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) башка пәйгамбәрләрдән өстен булуын күрсәтә. Соңрак Мөхәммәдкә (с.г.в.) өч савыт китереп куялар: аларның берсендә су, икенчесендә сөт һәм өченчесендә шәраб (хәмер) була. Аллаһның Расүле (с.г.в.) сөт салынган савытны сайлый. Җәбраил фәрештә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сайлавын күргәч: «Әй, Мөхәммәд, син һәм синең өммәтең дөрес юлда. Исерткеч эчү - хәрам!» - дип әйтеп җибәрә. Сөтнең ак төсе хакыйкатьнең, дөреслекнең, иминлекнең билгесе булып тора. Шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең әмере килә: Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) Җәбраил фәрештә белән күккә менәләр. Мө-хәммәд (с.г.в.) җиде кат күк аша үткәндә, аның һәр капусында үзенә кадәр Җир йөзенә килеп киткән пәйгамбәрләр: Адәм, Идрис, Муса, Гайсә һәм Ибраһим белән очраша. Җәбраил фәрештә махсус бер чиккә - Сидрә мәкамгә кадәр генә бара ала. Шунда җиткәч, Җәбраил фәрештә: «Миңа куелган чик шушында бетте, алга таба барырга рөхсәт юк», - дип әйтә. Пәйгамбәребез (с.г.в.) сәфәрне үзе генә дәвам итә. Расүлебез җәннәт белән җәһәннәм галәмәтләрен күрә, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү бәхетенә ирешә.
Нияз хәзрәт Сабиров
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса