Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт районы мәчетендә балалар өчен курс оештырылган

Анда барлыгы 35 малай шөгыльләнгән.

Тайсуган авылы мәчетендә җәй айларында балалар өчен курслар узган. Анда 35 бала йөргән. 

Өйләгә кадәр 3 дәрес булган. Дәрес араларында уйнап, ашаганнар. Өйләдән соң төрле экскурсияләр оештырылган.


Малайлар лагере алдыннан 35 кыз бала җәйге лагерьгә йөргән.


"Вакытларын, көчләрен кызганмыйча, шушы эшләрне оештырып,балаларга куңелле, файдалы ял оештырганнары өчен Дамир хәзрәткә, Ләйлә абыстайга һәм шул изге эштә ярдәм итучеләрнең барсына да Аллаһның иң изге рәхмәтләре яусын!", - ата-аналар.


Әлмәт районы һәм авылы мәчетләренең барсында да балалар өчен җәйге лагерьлар оештырылган, дип хәбәр итә Әлмәт районы мөхтәсибәте.

 

 

Фото: Әлмәт мөхтәсибәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса