Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Һәр эштә хикмәт кирәк

Сорау-җавап

Әгәр дә гаиләдә гаилә башлыгы - ир кешедән башкалары намаз укымаса, өйдә намаз укыганда биш вакытта да азанны кычкырып әйтү мәҗбүриме? Йоклый торган балалар, ял итүчеләр, иртән торып эшкә китүчеләр бар бит. Мондый очракта азан әйтмичә яки тыныч кына әйтеп укыса ярыймы?

 

Без әлеге сорауны Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллинга юлладык. Газета укучыбызга ул түбәндәге җавапны бирде:

- Әлбәттә, азан әйтү мәҗбүри, ягъни фарыз түгел. Ләкин әйтү сөннәт гамәл санала, әйтелсә хәерлерәк. Әгәр дә өйдә балалар, башка намаз укымаучы кешеләр бар икән, мәчеттәге кебек кычкырып азан әйтү кирәк түгел. Әкрен генә, башкаларны уятмаслык итеп кенә азан әйтеп намазын укырга мөмкин. Бу исламның күркәмлеген, матурлыгын, башкаларга хөрмәтен күрсәтә. Мин башкаларны исламга, намазга чакырам дип кычкырып азан әйтү бу очракта, киресенчә, диннән биздерү була. Һәрбер нәрсәдә аек акыл, төпле фикер, хикмәт булырга тиеш. Шул вакытта без исламның күркәмлеге белән башкаларны дингә, намазга тарта алырбыз. Өйдә намазны азан әйтмичә дә укырга мөмкин. Ләкин үзең генә ишетерлек дәрәҗәдә азанны әйтеп, камәтен төшереп укысаң хәерлерәк.

 

Наилә Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса