Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

«Алла теләсә» дип әйтергә онытмыйк

Гадәттә, алдыбызга берәр максат куйсак, үзебезнең гыйлемебезгә, тәҗрибәбезгә таянып, «мин моны бернәрсәгә дә карамыйча эшлим, максатыма ирешәм» дип уйлыйбыз.

Әйе, максатка омтылу, планнар корып, шул юлдан тайпылмыйча бару - бик яхшы сыйфат. Әмма бернәрсәне онытмаска кирәк: никадәр генә тырыш, үҗәт булсаң да, нәтиҗә, барыбер, Алла Тәгаләдән, Ул теләсә генә без морад-максатларыбызга ирешәчәкбез. Раббыбыз Коръәндә әйтә бит: «Әгәр бер эшне эшләргә теләсәң: «Мин иртәгә бу эшне эшләрмен», - димә. Мәгәр «Алла теләсә эшләрмен» (ин шәә Алла) дип әйт! Әмма моны оныткан чагыңда Раббыңны исеңә төшер һәм: «Бәлки, Раббым мине моннан да якынрак булган бер юлга ирештерер», - дип әйт» («Кәһаф» сүрәсе, 23-24 нче аятьләр). Шуңа күрә берәр гамәлгә тотыныр алдыннан, «Алла теләсә», дип әйтергә онытмыйк.

lКешеләрдән зыян күп күргән булсагыз, абыйла-рының көнчелеге, хыя-нәте аркасында күпме авырлыклар күргән Йосыф галәйһиссәламне искә алы-гыз.

lКемдер гайбәтегезне сатып йөри икән, Гайшә анабызны (радыйАллаһу ганһә) искә алыгыз. Аны да урынсыз гайбәт белән кимсетергә тырышканнар бит...

lӘгәр дә ниндидер эшнең барып чыгасына шикләнәсез икән, Нух пәйгамбәрне хәтерләгез. Ул бернигә карамастан үз көймәсен төзегән бит!

lСездән туганнарыгыз, гаиләгез, дусларыгыз көлә икән, күпме мыскыллап көлүләргә түзгән пәйгам-бәребез Мөхәммәд Мостафа саллаллаһу галәйһи вәс-сәләмне искә алыгыз.

lАллаһ Тәгалә пәйгамбәр-ләргә сынауларны без алардан үрнәк алсын өчен, сабырлык күрсәтсен өчен биргән.

Җомга көне мөбарәк булсын. Догаларыбызны, теләгән теләкләребезне Алла Тәгалә кабул итсен. Илебездә, бөтен Җир шарында тынычлык урнашсын. Газиз балаларыбыз исән-имин әйләнеп кайтсыннар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса