Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Имансыз үтәргә язмасын

Дөньядан имансыз үтәбез икән, Аллаһ сакласын, бөтен байлыгыбызны сәдака итеп өләшсәләр дә, безгә савап юк.

Сискәндереп кенә телефон шалтырады. Ни гаҗәптер, ул телефонның тавышы бер үк булса да, начар хәбәр әйтәселәрен дә, шатлыкны да, бер үк төсле шалтыраса да, сизеп торам.

Бу юлы да телефон шалтырагач күңелгә ниндидер хәвефле уй килде. Алдым. Трубканың теге башыннан Сәлимә: «Ишеттеңме, Харис абый вафат булган, сәгать 10 да күмәләр», - диде.

Эшем булса да, җеназа намазында катнашуның әҗер савабы бик күп икәнен иремнең дә исенә төшереп, ашыга-ашыга Үзәк мәчетнең мәет озата торган урынына китеп бардык. Мәетнең Аллаһ Тәгалә каршысындагы дәрәҗәсе җеназага баскан кеше саны белән билгеләнә.

Шәһәрнең бик күренекле кешесе булгач, машина куярга урын да булмас инде, дип барсам, 10-15 кеше килгән. Алары да яланбаш, кыска итәкле хатын-кызлар.

Әй, Аллаһым, кеше тикшерергә ярамаса да, гаҗәпләндем: яшьләре 50-60 та, чәчләре тузган, үзләре мәчеткә килгәннәр. 90 нчы елларда түгел бит инде, ислам дине, әдәп-әхлак турында күпме китаплар языла, тапшырулар күрсәтелә, мәчетләр эшләп тора. Нишләп безнең халык шулхәтле битараф соң әле? Әллә үзләре иртәгә шушы Харис абый урынына кереп ятасыларын белмиләрме икән?

Мәетне юып чыгарып салдылар. Наил хәзрәт җеназа намазына басарга кушты. Эскәмиядә утыручылар, дәррәү торып, чыгып киттеләр. Хәтта Харис абыйның үз малае да. Мәә шәә Аллааһ!!! Соң бит җеназа намазын хәзрәт үзе укый, шунда басып торсалар, чыгып китүчеләргә дә әҗер савап булыр иде. Намаз - фарыз. Мәчеткә, зиратка барасың икән, тәһарәт ал, ала белмәсәң, душ кереп чык, тәяммүм ал (ташка, туфракка уч төбең белән кагыласың да, баштан йөзеңне сыпырасың, тагын шулай ук йә балчыкка, йә ташка кагылып, ике кулыңны сыпырасың).

Наил хәзрәт йөрәк ачысы белән: «Чыкмагыз инде, басыгыз җеназа намазына!» - дисә дә, колакларына да элмәделәр.

Минем шунда исемә төште: бер-ике атна элек кенә Рәмзия исемле кар-дәшебез, озак авырудан соң, вафат булды. Урыны җәннәттә булсын! Без аның белән хаҗда да бергә булган идек, бик сабыр, тәкъва ханым иде. Бик тыйнак ханым, мәетләр дә юыша, интернатларга, ятимнәргә дә ярдәм итә иде. Орден-медальләре, атказанган исемнәре дә юк Харис абыйныкы сыман. Ә җеназасына Әлмәтнең бөтен имамнары, абыстайлары килгән. Гади халык та күп иде. Ишегалды халык белән тулды, 200-300 ләп кеше булгандыр.

Менә сиңа гыйбрәт. Бу дөньядан киткәч, кул күтә-реп дога кылучың да калмагач, нигә дип бу дөнья өчен генә тырышырга?

Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә әйтте: «Җир йөзендә йөрегез, кәсеп итегез, әмма Минем хозурыма җавап бирергә киләсегезне онытмагыз» (67:15).

 

Аллаһы Тәгалә күңел-ләребезгә дә, телләребезгә дә сабырлык бирсен.

Калган гомерләребезне Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәргә насыйп итсә иде. Аллаһ Раббыбыз әйтә: «Мин тәүбәгә килгән кешеләрне гафу итүчемен», ди.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса