Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәт епархиясе оешуга 10 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды

Тантаналы чара  Казан кафедраль соборында узды.

11 июльдә Әлмәттә Әлмәт епархиясе оешуга 10 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Бәйрәм хөрмәтенә Әлмәт епархиясе вәкилләре, дин әһелләре һәм шәһәр һәм район мәхәлләсе кешеләре һәм православие гимназияләренедә укучылар бергә җыелды. 

Әлмәт һәм Бөгелмә епискобы Владыка Мефодий җыелганнарга рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте, епархия торгызылуның барлык мизгелләре турында сөйләде һәм боларның барысы да битараф булмаган шәһәрлеләр, башкарма комитет һәм «Татнефть» компаниясе ярдәмендә мөмкин булды, дип билгеләп үтте.

Әлмәт православие динендәгеләрне әлеге истәлекле вакыйга белән котларга район башлыгы Тимур Нагуманов, ТР Президенты Аппараты вәкиле Алексей Рыбалко һәм «Татнефть»генераль директоры урынбасары Виктор Городний килде.

«Нинди генә авырлыклар булмасын, нәрсә белән генә очрашмасак та, без һәрвакыт кулга кул тотынып барабыз. Гаять күп проектлар тормышка ашырылды. Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм», – диде Тимур Дмитриевич.

Әлмәт епархиясе ун ел дәвамында яшьләр һәм социаль линия буенча күп кенә хезмәтләр башкара. Епископ Мефодий җитәкчелегендә Әлмәт һәм Бөгелмә районнары монастырьларын торгызу эшләре бара. Яшь мәхәллә кешеләрен тәрбияләү буенча зур эшләр башкарылды, православие яшьләре хәрәкәтләре оештырыла. Шулай ук епархия хәйриячелек белән шөгыльләнә.

Тантаналы вакыйганы билгеләп үтәргә православие гимназиясенең дүртенче сыйныф укучылары килде. Балалар православие темасына багышланган шигырьләр укып, котлау программасында катнаштылар.

Тантана Әлмәт епархиясенең юбилей медальләрен тапшыру белән тәмамланды. Хезмәттән соң барлык теләүчеләр дә бәйрәмне дәвам итү өчен собордагы ашханәгә юл тотты.

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса