Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Сорау-җавап

Газета  укучыларыбызның сорауларына Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллин җавап бирә.

- Сәхәр иртәнге намазга кадәр ике сәгать алдан тә-мамланырга тиеш диелә. Иртән торып эшкә баручы кешегә сәхәрдән соң ятып, тагын иртәнге намазга
тору авырга туры килә. Шуңа күрә иртәнге намазны сәхәрдән соң ук укысаң дөрес буламы?

- Бу бик киң таралган сорау. Сәхәр ашаганнан соң бер 20-25 минут вакытлар узса, иртәнге намазны укырга мөмкин. Бу хакта хәдисләрдә дә китерелә, галимнәр дә санап чыгардылар. Әлбәттә, эштәге кешеләргә сәхәрне ашап ике сәгать иртәнге намазны көтү авыр. Барыбер, сәхәр ашау белән бит әле кеше ятмый. Тәһарәтләнә, әзерләнә. Шул рәвешле ярты сәгатькә якын вакыт узып та китә.

- Бүгенге көндә уразаны Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп тотучылар арасында гел яулык ябып, чәчен каплап йөрмәүчеләр дә бар. Ураза тотучы хатын-кызларга чәч кистерү, чәч буяу рөхсәт ителәме? Аларның ураза-лары бозылмыймы?

- Әлбәттә, шәригать буенча хатын-кызның чәче озын булырга тиеш. Динебез буенча хатын-кызга кыска чәчтән йөрергә ярамый. Ләкин чәчне кистерү, буяту уразаны бозмый.

- Мәчетләрдә, җәмәгать урыннарында үткәргән ифтарларга ураза тотмаучылар да йөри башладылар. Аларның килүләре дөрес бу-ламы?

- Әйе, соңгы араларда андый ифтар мәҗлесләренә халык бик күпләп, теләп йөри. Бу бик матур күренеш. Тик ураза тотмаучыларның килүләре Аллаһ ризалыгы өчен көне буе ризыктан тыелып торганнарны урын ягыннан кысрыклый, тыгызлый икән, бу матур күренеш түгел. Ә инде урын булган очракта вәгазь тыңларга, дингә тартылу өчен бу уңай шарт.

- Уразалы кешегә иннек сөртергә ярыймы?

- Авызга чит әйбер керергә тиеш түгел. Габделхак хәзрәт Саматовка бер ханым шундый сорау биргән булган, ул аңа, иннек сөртмәсәң, эшкә кертмиләрмени, дип җавап биргән. Миңа калса, үтемле җавап.

- Соңгы елларда ифтарны өйдә түгел, мәчеттә узды-ралар. Бер гаилә яки берничә күрше берләшеп авыз ачтыра. Аның кайсы савап-лырак: өйдә үткәрүме, яки мәчеттәгесеме?

- Мәчеттә авыз ачтырсаң, күбрәк кешене ашаткан буласың. Өйдә уздырсаң, өйгә дога керә. Һәрберсенең үз савабы. Бу кешенең ихласлыгына кайтып кала.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса