Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Хәләл ипотека

Бүгенге яшьләрнең икесенең берсе ипотекага фатир алып, пенсиягә чыкканчы шуны түли.

Әле түлисе бурыч мирас булып балаларыңа да калырга мөмкин. Ләкин кеше өстендә яшәмисең, үз фатирың өчен түлисең.

Мөселманнар өчен гадәти ипотека ярамый, хәрам. Ә һәркемнең үз фатирында, йортында яшисе килә. Аларга нишләргә? Шул хакта еш кына безгә дә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр.

«Хөрмәтле редакция! Безнең улыбыз мөселман, шәригать кануннары белән яшәүче өйләнмәгән яшь егет. Ул 5 ел инде кеше фатирында акча түләп яши, эшләгән акчасы шуңа кереп бара.  Ипотека алырга, бәрәкәте булмый, дин кушмый, дип ризалашмый.

Әгәр дә ипотеканы без алсак һәм без түләсәк, ә ул безгә түләп барса ничек була? Ниндидер хәләл банклар да бар дип ишеттек. Улыбызга фатир алу өчен ничек ярдәм итеп була? Мондый сорау безне генә борчымыйдыр. Газетагыз аша дин белгечләре безгә җавап бирә алмаслармы икән?»

Резедә.

Газета укучыбызның соравына җавап бирүне үтенеп, без Әлмәт муниципаль районы мөхтәсибе, имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Сөнгатуллинга мөрәҗәгать иттек.

- ТР мөселманнары Диния нәзарәте каршында дини мәсьәләләр буенча халык мөрәҗәгатьләренә телефон аша җавап бирү һәм консультацияләр өчен «Даруль-ифта» үзәге ачылды. Чит илләрдә барлык дини идарәләрдә, Дин эшләре буенча министрлыкларда мондый бүлекчәләр күптән эшли. «Мөфти», «мөфтият» сүзләре нәкъ менә «ифт» тамырыннан ясалган. Ягъни кешенең дини-хокукый сорауларына җавап бирү. Шуңа күрә, сорауга төгәл җавап бирү өчен, сезнең соравыгызны Казанга, шул эшләр белән шөгыльләнүче бүлеккә юлладым, - диде ул.

 

Казан шәһәреннән казый Булат Мөбарәков җавабы:

- Әйе, «Ак Барс» банкында хәләл ипотека бар. Без аны эшләдек, булдырдык. Ул безнең продукция. Галимнәр белән сөйләшеп, киңәшеп эшләнде. Анда безнең бүлек аудиторлары. Шуннан алырга мөмкин. Бу Мурабаха дип атала.

Мурабаха - ул банк тарафыннан клиент заявкасы нигезендә сатып алынган товарны сату буенча гамәл. Товарны клиентка сату бәясе сатып алу бәясе белән өстәлгән бәя суммасы буларак билгеләнә. Бу вакытта клиентка товарның бәясе дә, банк өстәгән бәя дә мәгълүм була.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса