Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ата-анага изгелек кылуның савабы

Ата-ананың хакы балалары өстендә бик зур, һәркайсыбызга ата-ананың ризалыгын алып, аларның явыз догаларыннан саклану тиешле.

Галимнәр әйткән:

Кем дә кем ата-ананың ризалыгын алмаса, аларның явыз догасын алса, аларның хакларын хакламаса - ул кешене үз балалары рәнҗетер, һич балаларыннан яхшылык күрмәс.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам әйткән:

Гөнаһларыбызның олырагы икедер: имансыз булу һәм ата-ананы рәнҗетү.Ата-анага хезмәт итмәк нәфел гыйбадәтеннән (өстәмә намаз) артыграктыр. Кем дә кем нәфел намазы укыганда ата-анасы килеп, бер йомыш кушса, нәфел намазын бозып, аларның йомышына йөгерсен. Аннан бушагач, нәфел намазын үтәр. Әгәр дә аларның хезмәтенә бармаса, «нәфел намазын укыдым» дип, аларны рәнҗетсә, аларның рәнҗүләре төшәр.

Шундый эчтәлектәге бер хәдис бар: пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәламгә бер кеше килеп, анасыннан зарланды: «Әнкәм бик явыз холыклы, бик вак сүзле», дип. Пәйгамбәребез әйтте:

Әй, егет! Сине кары-нында тугыз ай рәнҗү-ләр белән күтәреп йөрде, ул вакытта явыз холыклы идеме? - диде. - Тагын да си-не тапканнан соң муенына күтәреп, тәрбия кылды, җиде яшькәчә дөнья бәлаләреннән вә хәтәрләреннән саклады. Егет әйтте:

Бу мәшәкатьләрнең барчасын мин инде кайтар-дым, - диде. - Һәркайсына тиешлесен бирдем. Пәйгам-бәребез әйтте:

Ни изгелек кылдың анаңа? - диде. Егет:

Әнкәмне арка кочып, тәрбияләп, хаҗга бардым, - диде. Пәйгамбәр галәйһиссәлам әйтте:

Синең бу тәрбияләп хаҗга алып баруың анаңның бер тулгагына да тормый.

Бу кыйссадан безгә күп гыйбрәт алу тиешледер. Ата-анага һаман да изгелек кылып, аларга авыр сүз әйтми йөрү яхшы булыр. Хәтта ки ата-анага: «Сезнең сүзегездән туйдым», - дип әйтү дә дөрес булмас. Гомумән, анага атага караганда ике өлеш артыграк игелек күрсәтү тиешле. Чөнки балага ананың шәфкате ата-ның шәфкатеннән артыграктыр, дигән. Аллаһы Тәгалә һәркайсыбызны изге догаларын алучылардан кылсын иде, амин!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса