Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Максатым - Үзәк мәчеткә татар кардәшләребезне тарту

Бер атна элек Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы итеп Исмаил хәзрәт Сингатуллин билгеләнде. Әлеге чарага Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзе килгән иде.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеткә җомга намазына үзебезнең җирле халык та шактый гына җыелган иде. Кем нинди максат белән килгәндер, анысын үзләре белә дә бер Аллаһ белә. Алдан килешенгәнчә, намаздан соң имам-мөхтәсиб белән азрак әңгәмә кордык.

- Хәзрәт, газета укучыларны, шәһәрдә һәм районда яшәүче мөселман кардәшләребезне үзегез белән таныштырып китсәгез иде.

- Документта Исмаил Сингатуллин дип язылган. Татарча Исмәгыйль диләр. Әлмәт мәдрәсәсенә 1999 елда укырга кердем, 2003 елда тәмамладым. 2006 елга кадәр биредә эшләдем. 2007 елдан бүгенге көнгә кадәр Лениногорск шәһәрендә. Шул еллар эчендә Истанбулда академиядә укыдым, журналистика факультетын тәмамладым. Анда күбрәк гарәп теленә игътибар иттеләр.

Гаиләмә килгәндә, 4 балам бар. Әлегә алар Лениногорскида, үзем килеп эшлим.

Без гаиләдә 5 бала үстек. Әлхәмдүлилләһ, бишебез дә исән-сау. Тумышым белән Казахстаннан. Әти-әнием бүген дә Джамбул шәһәрендә яшиләр. Без барып-кайтып йөрибез. Төп чыгышлары Кукмара районыннан.

- Әлеге вазифага Лениногорск имамы килә икән дигән сүзләр бер ишетелгән иде инде. Димәк, бу сезнең өчен яңалык түгел?

- Мәсьәлә ел ярым алдан ук күтәрелгән иде. Ләкин ни сәбәпле килеп чыкмаганлыкның бөтен нечкәлекләрен мин белеп бетермим. Гомумән, бу эшкә катнашмадым, аралашмадым. Ул әйберләрдән ерак тордым. Мәсьәләне хәл итәргә, бу урынга билгеләргә җаваплы кешеләр бар. Аны безнең мөфтият, президент аппаратында аерым бүлек хәл итә. Бөтен әйбер билгеле булганнан соң, алар белән аралашып сөйләшкәч, мин үземнең ризалыгымны бирдем. Мөфти хәзрәтнең тәкъдиме белән бирегә килдем. Бу шәһәрдәге вәзгыятьне аңлап килдем. Укуны да кертеп, 7 ел вакытым монда узды. Шуңа күрә мондагы мохитны, мәчетләрне, мөселманнарны күпмедер дәрәҗәдә беләм.

Монда мәчетләр дә күп, халкы да үзенчәлекле. Уставтан читкә китмичә, шушы җирлекнең тәртипләрен санлап, изге Коръәнгә нигезләнеп динебезгә хезмәт итәргә өметләнәм.

- Һәр яңа җитәкче үз командасын туплый. Сез үзегезнең ышанычлы фикердәшләрегезне элеккеге урыннан алып килергә уйлыйсызмы, әллә инде, монда укыган, эшләгән кеше буларак, фикердәшләрне моннан гына туплыйсызмы? Гомумән, үзгәрешләр көтеләме?

- Бу тиз генә хәл ителә торган мәсьәлә түгел. Мин коллективны җыйдым, сөйләштек. Эшли торган кешеләр кайда да хөрмәткә лаеклы. Үзләренең вазифаларын тиешенчә башкаралар икән, минем аларга бер сүзем дә юк. Әгәр дә эшләрен тиешле дәрәҗәдә алып бармыйлар икән, ул чагында инде башка сөйләшү булыр. Азанны үзем әйтим әле, дип, Рузил Ихсанов яныма килде. Бик төпле, сәләтле, иманлы, оештыру сәләтенә ия. Шундый егетләр минем белән эшләргә теләк белдерсә, мин бик шатланып ризамын.

- Үзәк мәчеткә шәһәрнең төп халкы бик йөрми башлаган иде. Ничек итеп халыкны кайтарырга уйлыйсыз?

- Бу мәчеткә теләгән бөтен кеше йөри. Мин ниндидер чикләү куя алмыйм. Бер милләтне дә кимсетәсем килми. Ләкин яшермим, максатым - үзебезнең татар-мөселман кардәшләрне күбрәк җәлеп итү. Шуңа күрә вәгазьләрне татарча сөйләргә тырышам. Мөфтинең дә күрсәтмәсе шулай. Вәгазьләр бит алар җан авазы, ул күңелдән чыга. Ә күңелдән чыккан икенче күңелгә барып җитмичә калмый. Әлбәттә, рус телендә аңлатма булыр, тик бик сирәк очракларда. Бу Үзәк мәчеткә һәркемнең киләсе килеп торсын иде.

Бүгенге көндә мин Әлмәт районы һәм шәһәре халкының мине кабул итүеннән бик канәгать. Аларның ышануы миңа зур җаваплылык өсти. Үз чиратымда ышанычларын акларга тырышырмын, иншә Аллаһ.

- Амин. Күңелләргә күрә, Ходай көнне бирә, дия иде минем әни. Хәерле сәгатьләрдә булсын! Изге Рамазан аенда башлаган эшне без дә яхшыга юрыйк.

 

Рәфкать Шаһиев

 

 

 

Ураза бәйрәме мөбарәк булсын!

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ.

Кадерле дин кардәшләрем, милләттәшләрем!

 

Сезне мөкатдәс Ураза бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм!

Ихлас күңелдән изге гамәлләр кылырга, сабыр булырга өйрәтүче, рухыбызны тәрбияли торган изге шәриф Рамазан ае тәмамланды.

Рамазанда кылган игелекле гамәлләребезнең, тоткан уразаларыбызның, укылган намазларыбызның, уздырылган ифтар мәҗлесләребезнең Аллаһыбыз әҗер савапларын бирсен һәм дәвамлы булсын. Ураза бәйрәме һәр гаиләгә исәнлек-саулык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы, һәрберебезгә сабырлык һәм якты өметләр алып килсен.

Ураза гаете - Аллаһның кушканнарын үтәп, нәфесләребезне тыеп, игелек кылудан тәм табып, ураза тоттык дигән олы шатлык, изге гамәлләребезнең кабул булуына өмет һәм үз-үзеңне җиңү бәйрәме ул.

Ураза гаетен нинди генә вәзгыятьтә каршы алсак та, барыбер түземсезлек белән көтеп алынган бу мөбарәк Рамазан ае ихласыбызны ныгыткандыр, безнең арадагы дуслыкны көчәйткәндер, бер-беребезгә булган хөрмәтне арттыргандыр, Аллаһыга якынайткандыр, ике дөньяның бөек дәрәҗәләренә ирештергәндер дигән өметтә калыйк. И Раббым! Син - Кодрәтле, Рәхимле, Гафу итүче... Китергән тәүбәләребезне, Рамазан аенда Синең ризалыгың өчен тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган игелекле гамәлләребезне кабул ит, белеп һәм белмичә кылган гөнаһларыбызны гафу кыл, безне Үзеңнең җәзаларыңнан коткар, өммәтебезгә шушы чирдән шифа бир!

Мөхтәрәм кардәшләр! Рамазан аенда иман белән һәм Аллаһының ризалыгы өчен төннәрне гыйбадәттә үткәргән һәркемнең элеккеге гөнаһлары гафу ителгәндер, дигән өметтә калыйк. Раббыбыз тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны, кылган изге гамәлләребезне кабул итеп, барыбызны да җәһәннәм газабыннан коткарып, Үзенең җәннәтләре белән бүләкләсә иде!

Елларыбыз хәерле булып, киләсе Рамазан аебызны шатланып каршы алырга һәм ифтар мәҗлесләре үткәреп, уразаларны тотарга һәрберебезгә насыйп итсен.

Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Исмаил хәзрәт Сингатуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса