Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Рекордчы имам «Бердәмлек» медаленә ия булды

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәттә Салкын Алан авылы имамы Илдус хәзрәт Маликовны «Бердәмлек» медале белән бүләкләде һәм Коръән китабы тапшырды.

63 яшьлек Илдус Маликов авыл җирлегендә һәм районда дини мәгърифәтчелек-агарту эшчәнлеге белән беррәттән яшьләр арасында сәламәт яшәү рәвешен алга сөрә.

Ул яшь чагыннан ук спортның кышкы төрләре белән бик актив шөгыльләнүе һәм күп кенә казанышларга ия булуы белән билгеле. Илдус Маликов Әлмәт җирлегенең данын яклап дөньякүләм ярышларда, марафоннарда бик актив катнаша. Аның исеме Гиннес китабына кертелгән. 2009 елда Кытайда «Тимер кеше» триатлонында җиңү яулый. 2019 елда +1 градуслы суда 10 чакрымны 24 сәгатьтә йөзеп, рекорд куюга ирешә.

27 мартта, үзенең туган көнендә, Илдус Маликов бер тәүлек эчендә 110 чакрымны йөгереп узды. Мамадыш районы Соколка авылыннан башланып, Әлмәт районының Салкын Алан авылында тәмамланган әлеге дистанция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына һәм Салкын Алан авылына 100 ел тулуга багышланган иде.

Илдус хәзрәт марафонда республика аксакаллары белән бергә катнашты. Аның белән бергә йөгерешкә Карабаш бүлеге аксакаллары шурасы башлыгы Фазыл Вәлиәхмәтов, җәмәгать эшлеклесе Марс Хаҗиев та чыктылар һәм 100 чакрым араны йөгереп уздылар. Илдус хәзрәт Маликов уллыкка тәрбиягә алган 14 яшьлек Павел Сыбленков исә 52 км йөгергән.

Марафон барышында Илдус хәзрәтне авыл халкы каршы алган һәм уңышлар теләп, йөгерү дистанциясен исән-имин узуын теләп озатып калган. Авыл имамы үзе авыл халкы белән очрашуларга «Оныгың белән нинди телдә сөйләшәсең?» дигән плакатны күтәреп йөгергән, Зәй районы Имәнлебаш авылы зиратына кереп, Таҗетдин Ялчыгол рухына, Мамадыш районы Атарка авылына туктап, ханнар рухына дога кылган. Марафончы ике елдан соң, үзенең 65 яшенә яңа рекорд куярга карар кылуын да белдерде. Ул 40 мең километрны тәшкил иткән Җир экваторы озынлыгына тиң булган суммар араны йөзеп узарга тели. Көчле ихтыярлы бу шәхескә хыялының тормышыка ашуын һәм яңадан-яңа җиңүләр теләп калабыз!

Резеда Исмәгыйлева әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса