"Дин вә мәгыйшәт" газетасы яңа 1442 ел белән тәбрик итә.
Бүген, кояш баеганнан соң, бөтен мөселман дөньясы Һиҗри буенча яңа 1442 елны каршы алачак.
"Сезгә ныклы-саулык-сәламәтлек, хәерле, бәрәкәтле, имин, мул, бәхетле тормыш, күңел тынычлыгы, кылган догаларыгызның, укыган намазларыгызның кабул булуын һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә ирешүегезне телибез. Раббыбыз киләчәк елларны да хәвеф-хәтәрсез, күкләребез тыныч, имин, өстебез бөтен, тамагыбыз тук, күңелебез тыныч көе каршы алуларыбызны насыйп кылса иде!" - дип яза "Дин вә мәгыйшәт" Инстаграм сәхифәсендә.