24 октябрь 2020 яңалыклары
-
Әлмәттә аязучан болытлы һава торышы көтелә
25 октябрьгә синоптиклар нинди һава торышы фаразлый?
-
Исегезгә төшерәбез: икеләтә күләмдә исәпләнәчәк
Россия Пенсия фондының ТР буенча Әлмәттәге идарәсе (районара) коронавирус инфекциясе белән авыручыларга һәм коронавируска шик булган пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре игътибарына шуны хәбәр итә: РФ Хөкүмәтенең 06.08.2020 елгы 1191 санлы карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.
-
Әлмәт укучысы республика конкурсында җиңгән
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфирда хәбәр иткәнчә, сентябрьдән октябрь аена кадәр Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр республика мәрхәмәтлелек маршруты белән экскурсоводлар конкурсында катнашкан, ул ТАССРның 100 еллыгына багышланган.
-
Коронавирус кайтавазы: Ак чәчәкләр һәм Ут скульптурасы
Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының чираттагы сезоны гөрли: паблик-арт рәссамнары мурал, инсталляцияләр һәм башка яңа объектлар булдыра.
-
Ни өчен физик затлар бөлгенлеккә төшә?
Татарстан Росреестрына физик затларның бөлгенлеккә төшүе буенча Топ-6 сорау.
-
Ни өчен физик затлар бөлгенлеккә төшә?
Татарстан Росреестрына физик затларның бөлгенлеккә төшүе буенча Топ-6 сорау.
-
Юл ремонтланды: киттек!
ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның Әлмәткә эшлекле сәфәре 25 октябрьдә билгеләп үтелүче Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан булды.
-
Әлмәттә янә гриппка каршы вакцинация башлана
Бу атна башында балалар өчен икенче партия вакцина кайтартылды, ә якын көннәрдә өлкәннәр өчен 17 мең доза китерелер дип көтелә.
-
Имбирь - тәмләткеч тә, дәва да
Имбирь – ачы һәм хуш исле тәмләткеч, шулай ук бик нәтиҗәле дәвалау чарасы да.
-
Көзге каникулларга Әлмәт укучылары өчен күңел ачу программалары әзерләнә
Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфирда билгеләп үткәнчә, көзге каникуллар график буенча 2-8 ноябрьдә булачак.
-
АТНАЛЫК ЯҢАЛЫКЛАР – "ЛИМОН"
"Лимон"ның бу чыгарылышында - 1 млн долларга сатылган картина, bluetooth идарәле умарта, иң биек кырмыска оясы һәм яңадан прокатка кайтачак Стэнли Кубрикның "Сияние" фильмы.
-
ТР халкын Covid-19 куркуы аркасында ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска чакырдылар
Республика медицина учреждениеләрендә буфер зоналары булдырылды, анда барлык пациентлар да диагноз төгәлләштерелгәнче тора.
-
24 октябрьдә Татарстанда 55 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән
2 – читтән кертелгән, 53-элемтәле. 5 кеше хастаханәгә урнаштырылган, 50 кеше өйдә дәвалана.
-
Гүзәлия Галләмова - балачак җырчысы, яки «Бәхетле язмыш» фильмы герое (Интервью)
Гомере буе балалар белән эшләгән укытучы-тәрбияче Гүзәлия Галләмова районда шагыйрә, бигрәк тә балалар өчен иҗат итә торган автор буларак билгеле. Районда гына түгел, респуб-лика матбугатында да еш күренә ул.
-
Йөрәк әрнеше. Тәрбиясезлекнең чиге юк
Яратам мин аны. Кая гына барсам да, китсәм дә, аның янына ашкынып кайтам. Мин югында әллә нәрсәләр булгандыр сыман тоела.