Гүзәлия Галләмова - балачак җырчысы, яки «Бәхетле язмыш» фильмы герое (Интервью)
Гомере буе балалар белән эшләгән укытучы-тәрбияче Гүзәлия Галләмова районда шагыйрә, бигрәк тә балалар өчен иҗат итә торган автор буларак билгеле. Районда гына түгел, респуб-лика матбугатында да еш күренә ул.
Мәрхәмәтле, нечкә кү-ңелле, кешеләргә карата яр-дәмчел, үз эшенең остасы дияр идем мин аны. Туры сүзле дә әле ул. Остазы дип Халык шагыйре Клара Булатованы атаса да, гомер буе Габдрахман авылында яшәп иҗат иткәнгәме, иҗатында Энҗе Мөэминова чалымнары күбрәк күзәтелә кебек. Гомумән, шактый киң планда, киң диапазонда иҗат итә шагыйрә. Тематика төрлелеге, стиль, адресатларның күплеге аның иҗатын нык баета.
«Гүзәлия Галләмова күб-рәк лирик шагыйрә. Язганнары гади дә, җиңел дә, аңла-ешлы да, шул ук вакытта күңелдә якты эз калдыра, җанга рухи ләззәт бирә торган да», - дип язган филология фәннәре кандидаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь Ленар Шәех, Гүзәлия Галләмованың әле яңа гына табадан төшкән «Югалмас мирас» дип аталган җыентыгындагы кереш сүзендә.
Укучылар авторның шигырьләре белән китапны кулларына алгач танышыр. Ә мин аларга Гүзәлия ханымның кайбер фикерләрен, дөньяга карашын җиткерергә булдым.
- Үзегез китап укыйсызмы? Кайсы авторларны яратып укыйсыз? Китап уку сезгә нәрсә бирә?
- Кечкенәдән үк китап укырга яратам. Классик-ларның да, яшь авторларның да әсәрләрен, «Казан утлары»нда чыккан язмаларны да укып барырга тырышам. Газета-журналлар белән дә танышып барам. Китап укып яңалыклар табам, рухи азык алам. Аяз Гыйләҗев, Әмирхан Еники әсәрләрен, Гамил Афзал, остазым Клара Булатова, авылдашым Энҗе Мөэминова, Фәнис Яруллин шигырьләрен яратып укыйм.
- Тема кытлыгы кичерәсезме?
- Юк. Туган як, аның табигате, балалар, оныкларның дөньясы - үзләре кызыклы темалар (урманга барып, андагы матурлыкны күргәч, шигырь язмау мөмкинме соң?) Нәрсә языйм дип уйлап торасы да юк. Авылда иртән ишегеңне ачып чыгу белән тавык-чебешең, әтәчең, офыкта кояш, бакчаң, чәчәк-ләрең каршы ала. Менә темалар!
- Балалар әдәбиятын Шәүкәт Галиев, Бари Рәхмәт, Әминә Бикчәнтәева, Роберт Миңнуллин шигырьләреннән башка күзаллавы авыр. Үз заманнарындагы балалар образларын тудырды алар. Бүген дә шул чордан китә алмыйбыз кебек түгелме?
- Алар классикларыбыз. Хәзерге заманда да балалар психологиясен аңлап, аларны җәлеп итәрлек ша-гыйрьләребез бар. Мәсәлән, Мөҗәһит абый, Йолдыз Шәрәпова, Ленар Шәех. Әлмәттә дә балалар өчен язучылар аз түгел.
- Балалар шагыйре булу өчен нәрсә таләп ителә? Алар арасында эшләү мәҗбүриме?
- Балаларны яратырга, аларны аңларга, аларча уйларга, нәниләр дөньясында яшәргә кирәк. Күңелеңдә бала яшәргә тиеш. Балалар шагыйре булу өчен сабыйлар арасында эшләү мәҗбүри түгелдер дип уйлыйм. Кеше үзе балалар шагыйре булып туа ул. Бу сәләт аңа Аллаһы Тәгаләдән, тумыштан бирелә.
- Сез үҗәтме, киреме, үз-сүзлеме, әллә нык характерлымы?
- Мин нык характерлы, әтиемә охшаганмын. Үҗәтлек тә бардыр инде. Тормыш бит бу.
- Ничек уйлыйсыз, иҗат кешесе өчен сабырлык кирәкме, әллә уйлага-ныңны әйтеп, тимерне кызуында сугып калу хәерлеме?
- Сабырлык та, уйлаганны әйтеп, тимерне кызуында сугып калу да хәерле дип уйлыйм мин. Ситуациягә карап.
- Сез нәрсәне гафу итә алмыйсыз?
- Хыянәтне, икейөзлелекне гафу итү бик авыр. Гадел-сезлеккә түзеп тора алмыйм. Бу дөньяда гафу итә белүчеләргә яшәве җи-ңелрәктер. Менә шуны онытмаска тырышам инде.
- Бүген сез балалар әдәбиятында үзегез өчен үрнәк итеп кемне күрәсез? Әллә иҗатта кемнедер үрнәк итү үз йөзеңне югалттыра дип саныйсызмы?
- Роберт Миңнуллинны үрнәк итеп күрәм, иҗатын якын итәм. Ләкин һәрбер язучының үз иҗаты, үз йөзе булырга тиеш.
- Иҗат кешеләре бераз сәеррәк була, диләр. Сез ничек уйлыйсыз?
- Сәер дә, хыялый да инде алар. Хыялый булмасак, ши-гырьләр дә тумас иде.
- Киләчәктә Гүзәлия Галләмованыкыннан бө-тен татар баласыныкына әверелерлек Шәвәлиләр, Шомбайлар туар дип уйлыйсызмы?
- Кабатланмас Шәвәли-ләрне, Шомбайларны тудырган язучыларга сокланам, рәхмәт аларга! «Генерал булырга хыялланмаган солдат - начар солдат» дигән әйтем бар. Матур-матур образлар, кызыклы геройлар тудырырга язсын!
- Әдәби тәнкыйтьне ничек кабул итәсез?
- Әгәр яхшылык теләп тәнкыйтьләсәләр, уңай кабул итәм.
- Ничек уйлыйсыз, Гүзәлия Галләмова парашюттан сикерә алыр идеме?
- Мин чынлап та яшьтән парашюттан сикерергә бик кызыга идем. Ләкин туры килмәде. Тәкьдим ит-сәләр, хәзер дә сикерер идем әле (чынлап!) Шуның өчендер инде, мин еш кына төшләремдә очам. Шундый рәхәт була. Уянгач та төштән аерылып булмый әле. Ул көнне минем кәеф тә әйбәт була, көнем дә уңышлы үтә (бу турыда әйтергә читенсенгән идем).
- Беркөнне сез эштән кайтып кергәндә өйдә урыныгызны сезнең клон алган. Ирегез дә, балалар да аны сез дип кабул иткәннәр. Үзегезне ничек дәлиллисез?
- 37 ел бергә гомер итеп, сулышымны тоеп яшәгән ирем, балаларым мине клон белән бутамаслар дип уйлыйм.
- Гүзәлиягә бүген нинди киңәш бирер идегез?
- Гомер бер генә, һәм ул бик тиз үтә. Һәрбер көннең, һәр сәгатьнең, һәр минутның кадерен белеп яшә!
- Сезгә гомер буена истә калган төш кергәне булдымы?
- Андый төшләр күргәнем булды. Аларны беркемгә дә сөйләмәдем.
- Әгәр дә сезнең тормыш бер фильм булса, ул ничек аталыр иде?
- Күңелемә охшаган исем табып булмый бит әле. Аптырадым инде, уйланырлык сорау булды бу, үзе кызыклы. Әгәр дә минем тормыш фильм булса, мин аны «Бәхетле язмыш» дип атар идем. (Әле тагын башка исем уйлап карармын, болай дип кычкырып әйтү килешеп бетәр микән? Ә чынлыкта шулай).
- Әдәбият сөючеләргә теләкләрегез.
- Туган телебезне яклау, саклау әдәби әсәрләр уку, шигырьләр ятлаудан башлана да инде. Без туган телебезне мирас итеп балаларга, оныкларга тапшырырга тиеш. Мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга барганда нәниләрнең сәнгатьле итеп шигырь сөйләвенә сокланып кайтам. «Менә безнең телебез сакчылары, менә безнең киләчәгебез», дип горурланам. Әдәбият сөючеләргә китаптан аерылмагыз дип әйтәсем килә!
Менә шундыйрак ул Гүзәлия Галләмова.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа