Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Коронавирус кайтавазы: Ак чәчәкләр һәм Ут скульптурасы

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының чираттагы сезоны гөрли: паблик-арт рәссамнары мурал, инсталляцияләр һәм башка яңа объектлар булдыра.

Бу юлы алар пандемиягә һәм үзизоляциягә багышланган. Әйтик, күптән түгел социаль дистанция темасына «Әлмәт нардлары» дигән мурал пәйда булды. Әмма проект кураторлары моның белән генә чикләнмәде һәм узган ял көннәрендә журналистларны яңа объектлар белән таныштырды.

Өмет символы

Шуларның берсе - «Ак чәчәкләр» проекты. Композициянең исемен татар язучысы Габдрахман Әпсәләмовның шундый ук исемдәге романыннан алганнар. Аның төп геройлары – табиблар. Бинаның кабул итү бүлекчәсе диварындагы рәсем Россия коллажчысы Иван Найнти тырышлыгы белән барлыкка килде. Рәссам аны 4 көн ясады.

- Эш «Ак чәчәкләр» дип атала, аның нигезендә минем коллаж ята. Аны иң элек компьютерда ясадым, төрле фрагментлар кулландым: Әлмәт районындагы чәчәк чигүләре, крокуслар, савыгу, яңарыш һәм өмет символы булган калкулыклар өстендә кояш чыгышын сурәтләдем, - дип сөйләде рәссам.

Шулай ук авторлык тираж принтлары да сатуга чыгарылган булган, аларны сатудан кергән акчалар исә үзәк район хастаханәсе табибларына күчереләчәк.

«Ак чәчәкләр» хастаханәнең диварын гына түгел, түтәлләрен дә бизәячәк. Акция кысаларында табибларга рәхмәт йөзеннән биредә 1500 ак зәгъфран утыртылды.

- Хәзер крокус утырту вакыты. Ул иртә язын әле кар ятканда ук чәчәк ата. Бу табибларга символик бүләк булачак, борынгы медицина, яз һәм яңарыш символы, – ди программа эксперты, «Шәһәрдә табигать» юнәлеше кураторы, «Бакча-парк» төзелеше инженеры Игорь Сафиуллин.

Хастаханә тәрәзәләре каршында скульптура композицияләре дә әзерлиләр. Ул тутыкмый торган корычтан инсталляция булачак. Ут һәм чәчәк белән чигелгән сөлге рәвешендәге «рабица» челтәре һәм хастаханәгә керү юлында зур булмаган скульптура булыр дип күзаллана.

- Без монда «япма» ясадык. Аның өчен Кичүчат авылында Риза Фәхреддиннең музей-йортыннан бер орнамент алдык һәм шуны кулландык. Үзләре бик гади, әмма шуның белән матур да алар, - дип билгеләп үтте архитектор Анна Дельгядо.

Үзенчәлекле «япма» тәүлекнең караңгы вакытында әйләнә-тирәгә тылсым тудырып торачак.

- Шәһәр мохитындагы хастаханәләр хәзер заманыбызның индикаторларына әверелде, ә табибларның җәмгыятьтәге роле күтәрелә. Минемчә, тәрәзәдән күренгән күренеш зур әһәмияткә ия. Икенче яктан караганда, хастаханәгә кадәрге сукмак күпләр өчен көндәлек юл. Шуңа күрә без хастаханә тәрәзәсеннән ачылган биләмәне һәм кабул итү бинасына кадәрге юлны үзебезгә иҗат итү урыны итеп алдык. Нәкъ менә бу киңлекне рәссамнар ак чәчәкләр, яктылык белән тулыландырырга тырыша, - дип билгеләп үтте «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасының паблик-арт кураторы Полина Ёж.

Әкият чынга ашты

Кичен әлмәтлеләр сусаклагыч ярында яңа скульптура тууын күрә алды. Петербург рәссам-керамистлары Әлмәттә яшәүче Алинә Сафина әкияте мотивлары буенча биредә ут скульптурасы ясаган.

- Бу скульптура - Алинәнең әкиятен интерпретацияләү. Биредә аның коронавирус темасын күзаллавы, баланың бүгенге вәзгыятьне кабул итүе һәм безнең рәссам буларак күзаллавыбыз чагыла, - дип уртаклашты скульпторлар.

Утлы скульптура - керамик сәнгатьтә аерым жанр. Ул үз-үзенә утынлы мич булып тора һәм яну да аның эчендә бара. Ут эчендә балчык көне буе янды. Кичен исә рәссамнар махсус аны каплап торган «өслеген» алып, яңа арт-объект тууын туры эфирда күрсәтте. Кайберәүләр бу тамашаны үз күзләре белән дә күрә алды.

- Әлеге скульптура йоклый торган кыздан гыйбарәт, аның башыннан үскән куыкларда һәм бу скульптура кисемнәрендә көнкүреш техникасы пинтограмнарын, шулай ук татар халык орнаментларын да күрергә мөмкин, - дип детальләрен аңлатты рәссам-керамист Екатерина Алимова.

Кураторлар әлеге скульптураның шәһәрдә урнашачагын, ләкин төгәл урыны билгеле булмавын әйтте. Программа «Татнефть» компаниясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

- Бу катлаулы чорда шәһәр өчен дә, тулаем ил өчен дә «Татнефть» халыкка бик ярдәм итте. Табиблар өчен махсус кием-салым тегеп, битлекләр, ашыгыч ярдәм машиналарын ягулык белән тәэмин иттек, игелек җыелмалары формалаштырдык. Әмма матди яктан тыш, без үзебез өчен мәгълүмати юнәлешне дә мөһим дип саныйбыз. Без кешеләрне вәзгыятьне аңлауга һәм җаваплылыкка тартырга тырыштык. Бу эштә безгә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы ярдәм итте, - дип сөйләде «Татнефть» компаниясенең матбугат хезмәте җитәкчесе Айгөл Алпарова.

Алия Байрамалова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса