Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исегезгә төшерәбез: икеләтә күләмдә исәпләнәчәк

Россия Пенсия фондының ТР буенча Әлмәттәге идарәсе (районара) коронавирус инфекциясе белән авыручыларга һәм коронавируска шик булган пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләре игътибарына шуны хәбәр итә: РФ Хөкүмәтенең 06.08.2020 елгы 1191 санлы карары белән 2020 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәр эш чорларын исәпләүнең аерым тәртибе билгеләнгән. Алар өчен вакытыннан алда пенсиягә хокук бирүче бер көн тиешле эш төрләрендә стажның ике көне буларак исәпләнә.

Медицина хезмәткәрләренә ташламалы иминият стажы индивидуаль (персональләштерелгән) исәпкә алу белешмәләре нигезендә расланачак. Ә персональләштерелгән исәпкә алу документларына үзгәрешләр керткәнче - эш бирүченең билгеләнгән тәртиптә бирелә торган документлары нигезендә.

Исегезгә төшерәбез, медицина хезмәткәрләре билгеле бер дәвамлылыкта махсус стажлары булган очракта (мәсәлән, авыл җирендә кимендә 25 ел яки шәһәрләрдә 30 ел эшләгәндә) вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокуклы. Бу очракта медицина хезмәткәрләре өчен вакытыннан алда картлык буенча иминият пенсиясенә чыгу срогы махсус стажны эшләү датасыннан һәм аның артыннан мөрәҗәгать итүне кичектереп тору чорыннан чыгып исәпләнә.

2020 елда кичектерү чоры бер ел ярым тәшкил итә. Димәк, кирәкле махсус стаж 2020 елда тулса, пенсия билгеләү артыннан мөрәҗәгать итү срогы ел ярымга кичектереләчәк, әгәр 2021 елда тулса - өч елга, 2022 елда - дүрт елга. 2023 елдан башлап һәм алга таба махсус стаж эшләгәннән соң кичектерү чоры биш ел тәшкил итәчәк.

 

Идарәнең кайнар линия телефоны 074.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-22.

Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса