Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көзге каникулларга Әлмәт укучылары өчен күңел ачу программалары әзерләнә

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Инстаграмда туры эфирда билгеләп үткәнчә, көзге каникуллар график буенча 2-8 ноябрьдә булачак.

Каникуллар вакытында мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре балалар һәм яшүсмерләр өчен кызыклы дәресләр һәм уеннар планын эшләгән. Алар өчен «Әлмәт» милли-мәдәни үзәгендә төрле мастер-классларда белем алу һәм күңел ачу мөмкинлеге булачак. Мәсәлән, анда аларны театр лабораториясе көтә, актерлык осталыгына һәм спектакль куелышы сәнгатенә өйрәнә алачак. «Нефтьче» Мәдәният сараенда балаларны биергә өйрәтәчәкләр. Шәһәр һәм район музейлары укучыларны халык традицияләре, этнография предметлары белән таныштыру өчен интерактив экскурсияләр, викториналар әзерли. Китапханәләрдә әдәби уеннар, брейн-ринглар һәм өстәл уеннары калейдоскобы көтә. Барлык авыл клубларында һәм мәдәният йортларында балалар үз куллары белән табигый материаллардан, сәйләннән открыткалар, плакатлар һәм башка бик күп нәрсәләр ясый алачак.

 

Тимур Дмитриевич мәктәп укучыларының ата-аналарын үз балаларын яклау чаралары белән тәэмин итәргә һәм үсеп килүче буынны вируслы авырулар йоктырудан саклау өчен аларның кулланылышын контрольдә тотарга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса