Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ни өчен физик затлар бөлгенлеккә төшә?

Татарстан Росреестрына физик затларның бөлгенлеккә төшүе буенча Топ-6 сорау.

- Банкротлык процедурасына Росреестрның нинди мөнәсәбәте бар?

- Росреестр контроль (күзәтчелек) органы функцияләрен башкара. Бу без үзкөйләнешле арбитраж управляющийлары оешмалары эшчәнлеген контрольдә тотуны гамәлгә ашырабыз, шулай ук безгә кредиторларның җыелышларында һәм банкротлык турындагы эш буенча суд утырышларында катнашу вәкаләтләре бирелә дигән сүз.

Моннан тыш, Росреестрның вазифаи затлары арбитраж управляющийларына һәм үзкөйләнешле оешмаларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә вәкаләтле.

- Банкрот гражданнарга карата нинди процедуралар кертелә?

- Банкротлык турындагы эшне караганда гражданинның бурычларын реструктурлаштыру, гражданинның мөлкәтен сату, мировой килешү кулланыла.

- Банкротлык процедуралары турында белешмәләрне кайдан алырга?

- Банкротлык процедуралары турында белешмәләрне банкротлык турында белешмәләрнең Бердәм федераль реестры сайтында (http://bankrot.fedresurs.ru), рәсми басма - «Коммерсантъ» газетасы сайтында (http://bankruptcy.kommersant.ru) һәм электрон гадел хөкем сайтында (http://kad.arbitr.ru/) табарга мөмкин.

- Гражданинның банкротлык процедурасы күпме тора?

- Бурычлының банкротлык процедурасына агымдагы чыгымнары булып финанс управляющиеның егерме биш мең сум күләмендә бервакытлы бүләкләве, шулай ук суд чыгымнары һәм белешмәләрне рәсми басмада һәм ЕФРСБда бастыруга киткән чыгымнар санала.

- Банкрот гражданин финанс управляющиена мәгълүматны хәбәр итәргә һәм милекне тапшырырга тиешме?

- Гражданин финанс управляющиена аның таләбе буенча үз милкенең составы, әлеге милекнең урнашу урыны, үз йөкләмәләре составы, кредиторлары турындагы белешмәләрне һәм гражданинның банкротлыгы турындагы эшкә катнашы булган башка мәгълүматларны бу хакта таләпне алганнан соң унбиш көн эчендә бирергә бурычлы. Гражданин үзен банкрот дип тану турында карар кабул ителгән көннән соң килүче бер эш көненнән дә соңга калмыйча, финанс управляющиена үзендә булган барлык банк карталарын тапшырырга тиеш.

- Яңалыклар тапшыруы аша гражданинның банкротлыкка чыгуының, судсыз һәм арбитраж управляющиеннан башка, гадиләштерелгән формасы барлыгы турында ишеттем, дөресме бу?

- Чыннан да, 2020 елның 1 сентябреннән йөкләмәләре 50 000 сумнан 500 000 сумга кадәр булган һәм аңа карата башкарма производство тәмамланган гражданинның судтан тыш бөлгенлеккә төшүе гамәлдә. Бу хакта гариза яшәү урыны яки барган урын буенча МФЦга түләүсез бирелә. Гражданинның судтан тыш банкротлык процедурасын кузгату турында белешмәләр ЕФРСБга кертелгән көннән алып 6 ай узганнан соң, ул тәмамлана. Гаризада күрсәтелгән бурыч өметсез дип таныла.

 

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса