Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юлларда

Юл ремонтланды: киттек!

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның Әлмәткә эшлекле сәфәре 25 октябрьдә билгеләп үтелүче Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне алдыннан булды.

Визит кысаларында министр шәһәрнең транспорт предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты һәм Бигәш урамында яңартылган автоюл участогын ачу тантанасында катнашты.

Әлмәткә килүгә, Фәрит Мөдәрис улы «Татнефтедор» ҖЧҖ филиалының асфальт-бетон заводы лабораториясенә юл тотты. Биредә республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы җитәкчесенә заманча, модернизацияләнгән җиһазларны, шулай ук башкарыла торган эшләрнең сыйфатын контрольдә тотучы приборларны күрсәттеләр.

Аннан соң Фәрит Хәнифов Бигәш урамындагы юл участокларының берсендә - Төзүчеләр проспектыннан алып Яр Чаллыга таба чыгу юлына кадәр үткәрелгән ремонт эшләренең нәтиҗәләре белән танышты. Юлның бу участогы соңгы елларда иң проблемалы урыннарның берсе булды. Әлеге юл өслеген, шулай ук Объездная урамын төзекләндерү ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов булышлыгы бәрабәренә мөмкин булды.

- Катлаулы ел булуга карамастан, Рөстәм Нургалиевич шәһәргә керү юлларын нормаль хәлгә китерү өчен безгә акча бүлеп бирде. Күргәнегезчә, Бигәш урамындагы тиешле участок үзгәрде, яктырту җайланмалары барлыкка килде. Хәзер бу юлдан йөрү рәхәт. Ул барлык нормативларга һәм таләпләргә туры килә, - дип сөйләде Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов.

«ГУАД» муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Рәшит Хаҗипов сүзләренә караганда, ремонт август аеннан октябрьгә кадәр дәвам иткән. 40 000 кв. м юл өслеге алыштырылган. Аның өске катламы вак таш-мастик асфальт-бетоннан эшләнгән, уртадагы юл тамгасы - термопластиктан. Участокның озынлыгы якынча 3,5 км тәшкил итә. Өстәмә рәвештә 6 яңа автопавильон һәм җәяүлеләр киртәләре урнаштырганнар. Моннан тыш, җитмәгән тротуарларны да ясаганнар.

Фәрит Мөдәрис улы юл төзүчеләрнең яхшы эшләвен билгеләп үтте.

- Сезнең шәһәрдә бик кызыклы тәҗрибә гамәлгә ашырыла. Аның турында сөйлисе, башкаларга да күрсәтәсе килә. Сез нефть тармагында да, шулай ук юл төзелешендә дә максатка юнәлешле эшләү һәм зур уңышларга илтәчәк традицияләргә нигез салу өлгесе булып торасыз, - диде ул.

Хезмәткәрләрне нәтиҗәле эшчәнлекләре һәм югары һөнәри осталыклары өчен бүләкләгәннән соң, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры белән район башлыгы Тимур Нагуманов тантаналы рәвештә яңартылган юлны ачтылар. Юл буйлап беренче булып шәһәр автомобиль юллары идарәсенең кардан чистарту техникасы узды. Аннан соң юл хәрәкәтендә катнашучы башкалар өчен дә юл ачылды.

Юлны файдалануга тапшырганнан соң, Фәрит Хәнифов «АТУ» муниципаль унитар предприятиесендә булды, анда аңа яңа троллейбус,

электробус һәм байкшеринг өчен велосипедларны тәкъдим иттеләр. Соңрак министр «АПОПАТ» коллективы белән очрашты. Иң тырыш хезмәткәрләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Фәрит Мөдәрис улы «Елховтранссервис»та да булды. Аңа предприятие эшчәнлеге турында сөйләделәр, юл кәгазьләре алу буенча терминалларның ничек эшләвен күрсәттеләр.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры кайтыр юлга кузгалыр алдыннан хезмәт коллективларын үткән Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне һәм алда торган Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне белән тәбрик итте.

- Безнең бурыч - үз эшебезне үзебезгә эшләү уңайлы һәм үз хезмәтебез нәтиҗәләрен күрү күңелле булырлык итеп җайга салу. Бары шулай гына безнең производство куәтләребез темпны киметмичә эшли алачак, - дип ассызыклады ул.

Таня Шамбер

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса