22 май 2019 яңалыклары
-
Татарстанда һава торышы начарланырга мөмкин
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсе республикада бүген төнлә һәм иртәгә көндез яшен һәм көчле җил көтелә, дип кисәтә.
-
Фирдүс Тямаевка шелтә белдергәннәр
Артистларның «мөгез чыгарырга» яратканын барыбыз да беләбез.
-
Татарстанда берәүне поезд бәреп киткән
Фаҗига бүген Бөреле-Биектау тимер юлы участогының 820 километрында булган.
-
Әлмәтле машинасында махсус киемнәр йөртә
Сәнгатькә мөкиббән кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Сүзем якташыбыз, рәссам Халя Комарова турында. Шушы көннәрдә картиналар галереясында аның иҗат эшләреннән торган күргәзмә ачылды.
-
Әлмәт пенсионерларының хыялы чынга ашты
Калабызда 2007 елда «Өченче яшь» университеты ачылган иде. Узган ел аның яңа факультетлары да эшли башлады. Гадәти булмаган уку йорты студентлары аларда белем эстәп, кыска гына вакыт эчендә балачак һәм яшьлек хыялларын тормышка ашыра алган.
-
Кулсыз әлмәтле кул кушырып утырмый
Май ае - табигатьнең иң гүзәл фасылы. Агачлар яшел күлмәген киде, алмагачлар, башка куаклар хуш исле чәчәккә күмелде. Кайбер ишегалларыннан узганда әлеге табигать хәзинәләренә хозурланып туктап калганыңны үзең дә сизмисең. Геофизика урамы, 11 нче йорт ишегалдындагы бу матурлык әллә каян килмәгән, аны биредә яшәүче Фәнүс Яхшыгулов ясаган.
-
Ифтар – юмартлыкка бер мисал
Рамазан аенда шәһәребезнең Үзәк мәчетендә күптән күркәм традициягә әйләнгән ифтар мәҗлесе үтте. Ул 8 нче төзәтү колониясе ветераннар советы теләктәшлеге белән тормышка ашырылды. Килгән кунаклар арасында лаеклы ялда булган өлкәннәрдән кала, мәчеткә йөрүче хатын-кызлар, ир-атлар да бар иде. Аеруча сөендергәне - арада балаларның да булуы. Аларны кече яшьтән үк дингә өндәү, иман дигән төшенчәне иңдерү өчен мондый чаралар бик отышлы.
-
ЖЭУ белән көрәш дәвам итә
Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен квитанцияләрдәге аңлашылмаучанлык хәл ителде генә дигән идек, кайбер идарәче компанияләр хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләр янәдән шул проблема белән очрашты. Алар безнең редакциягә дә шалтыратып, ризасызлыкларын белдерде, сораулар яудырды. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов аларга ачыклык кертте.
-
Эвакуатор алып, машина урлаган
Бу кеше ишегалдында торган машинаны күптән күзәтеп йөргән.
-
"Елмай" әлмәтлеләрне елмаерга чакыра
25 май көнне 10.00 дән алып 13.00 сәгатькә кадәр “Мактама-парк” сәүдә үзәгендә Әлмәт онкология диспансеры һәм стоматология поликлиникасы тарафыннан дүртенче “Елмай” хәйрия акциясе оештырылачак.
-
Россия хоккейчылары дөнья чемпионатының чирекфиналында АКШка каршы уйнаячак
Россия җыелма командасы дөнья чемпионатының төркем очрашуларын җиңү белән тәмамлады. Илья Воробьев уенчылары Швецияне 7-4 исәбе белән тар-мар итте.
-
Елның иң оста КВНчылары ачыкланды
21 май көнне Әлмәтнең яшьләр үзәгендә “Ачык Студентлар КВН лигасы-2019”ның финал уены узды.
-
Сәламәтлек саклау министрлыгында яман шеш китереп чыгаручы продуктларны атадылар
Яман шешне фастфудта кулланыла торган майлы ризык, азык кушылмалары, зур күләмдә кызыл ит һәм эчкечелек китереп чыгара ала.
-
Әлмәт балалары куркынычсыз интернет куллана
21 май көнне Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” дигән темага дәрес уздырылды.
-
Какие законы вступают в силу с 1 июня 2019 года?
Какие же изменения нас ждут с 1 июня 2019 года.