Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Ифтар – юмартлыкка бер мисал

Рамазан аенда шәһәребезнең Үзәк мәчетендә күптән күркәм традициягә әйләнгән ифтар мәҗлесе үтте. Ул 8 нче төзәтү колониясе ветераннар советы теләктәшлеге белән тормышка ашырылды. Килгән кунаклар арасында лаеклы ялда булган өлкәннәрдән кала, мәчеткә йөрүче хатын-кызлар, ир-атлар да бар иде. Аеруча сөендергәне - арада балаларның да булуы. Аларны кече яшьтән үк дингә өндәү, иман дигән төшенчәне иңдерү өчен мондый чаралар бик отышлы.

Мәҗлес күтәренке рухта башланды. Коръәннән сүрәләр укыганнан соң, колониянең ветераннар советы рәисе Әмин Хәсәнов вәгазь сөйләп, барыбызның да күңелләрендә хис-кичерешләрне айкап җибәрде, яшәешебез турында уйларга мәҗбүр итте. Көне буе ураза тоткан дин кардәшләр бар күңелләре белән вәгазьләргә колак салды, хуплап, үзара аралашып та алды. Җиләк-җимешләр белән авыз ачканнан соң, килгән кунаклар бергәләшеп ахшам намазы укыды. Балалар бу юлы да өлкәннәрдән калышмады.

Мәҗлестә катнашкан һәркем ахырдан ифтарны оештыручыларга, сый-нигъмәтләрне әзерләгән аш-су осталарына рәхмәтләрен җиткерде.

Рамазан - пакьләнү, рухи чистарыну ае. Бу айда һәр мөселман изге гамәл-гыйбадәтләр кылырга, Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтенә ирешергә омтылырга тиеш. Раббыбыз каршындагы бурычыбызны үтәп, Рамазан гаетен күңелләребез, җаннарыбыз чистарынган хәлдә исән-имин каршы алырга язсын иде.

Ләйсән Хәйруллина

Автор фотосы

 

Әмин Хәсәнов,

8 нче төзәтү колониясенең ветераннар советы рәисе:

- Әлеге мәҗлесне биш ел рәттән уздырабыз. Иң шатландырганы - ураза тотучы кешеләр елдан-ел арта бара. Беренче елларда бик аз булсалар, хәзер күпләр дингә килде, намазларын, уразаларын калдырмый. Мондый мәҗлесләрне үткәреп, күбесе дәгъват булып, дингә килеп, намазга басып, Аллаһы Тәгалә каршында үз бурычын үтәсә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса