Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтле машинасында махсус киемнәр йөртә

Сәнгатькә мөкиббән кешеләргә сокланмый мөмкин түгел. Сүзем якташыбыз, рәссам Халя Комарова турында. Шушы көннәрдә картиналар галереясында аның иҗат эшләреннән торган күргәзмә ачылды.

Биредә тәкъдим ителгән рәсемнәрнең һәрберсе күңелдә матур хисләр уята. Күпчелек картиналар майлы буяу белән ясалганга күрә, төсләре аеруча якты, ачык, игътибарны җәлеп итә. Ә рәссамның ни әйтергә теләгәнен күңел күзе генә күрә аладыр. Күргәзмәнең төп максаты да шуннан гыйбарәт, җәмәгатьчелекне рәссам белән таныштырудан тыш, рәсем сәнгате белән кызыксындыру, табигатьнең, җирнең матурлыгын күрергә өйрәтү.

Кечкенәдән рәсем ясап үскән ханым башта сәнгать мәктәбенә йөрсә, аннан соң Лениногорск педагогия училищесында белем ала. Гомере буе мәктәптә сәнгать укытучысы булып эшли, соңыннан Әлмәтнең 4 нче мәктәбендә күргәзмәләр оештырырга ярдәм итә, балаларда рәсем сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияли, тирә-якның гүзәллеген аңларга өйрәтә.

Лаеклы ялда булуына да карамастан, Халя ханым актив тормыш рәвеше алып бара. Андыйлар турында «үз иҗаты, сәнгать белән кайнап яшәүче» дип әйтәләр. Аның өчен бөтен дөнья, тирә-як илһам чишмәсе булып тора. Рәссамның машинасында һәрвакыт җылы эш киемнәре, буяулар йөри икән. Юлда күңелен яулап алган хозурлыкны күреп алганда, вакытны әрәм итмичә тукталып, аны кәгазьгә төшерергә яратуы көчле икән аның. Шуңа да күпчелек картиналарында да табигать күренешләре, чәчәкләр, авыл сурәтләнгән. Янәшәбездә матурлыкны тоючы, аны башкаларга да җиткерүче шундый талант ияләре булганга бертын горурланып куясың.

Ләйсән Хәйруллина

Автор фотосы

 

Халя Комарова, рәссам:

− Май ае минем өчен дөньяның уяну, яралу вакыты. Без үзебез дә яңарабыз, яшәрәбез. Шулай ук май ул ветераннарны искә алу, хөрмәтләү ае да. Әлеге күргәзмәне тормышымда аерым урын алып торган кешеләргә багышлыйсым килә, иң беренче чиратта, әти-әниемә. Алар минем өчен бик нык шатланырлар иде. Иң зур рәхмәтләремне укытучыларыма, шушы күргәзмәне оештырырга ярдәм иткән ветераннар советына, картиналар галереясына җиткерәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса