Әлмәт таңнары

Әлмәт балалары куркынычсыз интернет куллана

21 май көнне Әлмәтнең 5 нче гимназиясендә “Цифрлар дәресе” Бөтенроссия белем бирү акциясе кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” дигән темага дәрес уздырылды.

Әлеге дәрестә  район Советы аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова һәм мәгариф идарәсенең мәгълүмати-методик яктан тәэмин итү бүлеге начальнигы Накыя Кильдюшова да кунак булды.

Бу көнне 5 нче сыйныф укучылары интернетның куркыныч яклары , “кибербулинг” һәм “фишинг” төшенчәләре белән таныштылар. Дәрестә интернет челтәрендәге  куркыныч ситуацияләрдән чыгу юлларын аңларга мөмкинлек бирә торган  онлайн-тренажер кулланылды.

Дәрес нәтиҗәләре буенча укучылар Интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлек төзеде. Дәресне информатика укытучысы, мәгълүматлаштыру буенча директор урынбасары Гөлнара Биктимирова үткәрде.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: