Әлмәт таңнары

ЖЭУ белән көрәш дәвам итә

Торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен квитанцияләрдәге аңлашылмаучанлык хәл ителде генә дигән идек, кайбер идарәче компанияләр хезмәт күрсәтүендәге йортларда яшәүчеләр янәдән шул проблема белән очрашты. Алар безнең редакциягә дә шалтыратып, ризасызлыкларын белдерде, сораулар яудырды. Торак-коммуналь хуҗалык департаменты директоры Җәүдәт Сөләйманов аларга ачыклык кертте.

- Безнең йортка «Темп» җәмгыяте хезмәт күрсәтә. Февраль өчен килгән квитанция буенча түләгән булсак та, мартныкына бу сумма өстәп язылган иде. Кабаттан исәп-хисап ясау өчен квитанцияне үзләре кушканча электрон почта аша гына җибәрдек. Май аенда килгән түләү кәгазендә, нишләптер, өч ай өчен язганнар. Алай гына да түгел, апрельдә җылылык өчен аннан алдагы айларга караганда күбрәк исәпләгәннәр. Безгә нишләргә? - дип мөрәҗәгать итте Гафиятуллин урамында яшәүче Гүзәл Мостафина.

«Темп», «Надежда», «Успех» һәм «Союз» компанияләре март аенда «Татэнергосбыт» ЕРЦсы белән килешүне өзеп, яңасын Казандагы коммерциячел башка исәп-хисап ясау оешмасы белән төзеделәр. Әлеге компанияләр хезмәт күрсәтүендә шәһәрдә 189 күпфатирлы торак йорт исәпләнә.

- Икеләтә түләүләр язу яки торак-коммуналь хезмәтләр өчен дөрес исәпләмәү торак закончалыгын тупас бозу дип санала. Һәрбер квитанцияне аерым карарга кирәк. Мәсәлән, моңа кадәр 3 мең сум түләп килгән фатирга бу юлы айлык түләү 6 мең язылган икән, чынлап та, уйланырлык җирлек бар. Апрель ае декабрь-гыйнвар түгел, димәк, җылылык өчен түләү кимергә тиеш иде. Субсидия исәпкә алынмаган очракта да ахыргача тикшерергә, квитанцияне дөрес тутыруларына ирешергә кирәк. Турыдан-туры идарәче компаниягә мөрәҗәгать итү иң дөрес юл булыр. Мөрәҗәгать язмача булса тагын да яхшы, - дип аңлатты торак-коммуналь хуҗалык департаменты.

Бүген халык актив, социаль челтәрләргә, «Халык контроле»нә дә яза. Кемнедер ишегалларының, подъездларының җыештырылмавы, икенчеләрен башка сораулар борчый. Чынлап та, идарәче компания тиеш булып та һәм моңа түләү язуга да карамастан, хезмәтләрне күрсәтмәсә, нишләргә? Билгеләп үтелгәнчә, ул күрсәтелмәгән хезмәт өчен яңадан исәп-хисап ясарга тиеш. Җәүдәт Сөләйманов «Ачык Әлмәт» call-үзәгенә һәм «000» хезмәтенә заявкалар калдырырга мөмкин булуын әйтте.

- Алар безгә проблемаларны белеп торырга ярдәм итә. Бу шикаятьләр буенча идарәче компанияләргә күрсәтмәләр бирелә. Ярты ел эчендә бер хилафлыкка ике тапкыр юл куела икән, йортлар идарәсе башта штрафка тартыла. Тагын да дәвам итсә, эш лицензиядән мәхрүм итүгә кадәр барып җитәргә мөмкин, - диде ул.

Идарәче компанияләре эшчәнлеге канәгатьләндермәсә, йортта яшәүчеләр җыелыш җыеп, аны алыштыра да ала. Барысы да активлыктан тора. Дәүләт торак инспекциясенә яңа сайланган компанияләрне реестрга кертү белән бәйле мөрәҗәгатьләр байтак икән. Әлегә бусага таптап йөрергә мәҗбүр булган йортларда яшәүчеләрнең дә тиздән проблемаларына чик куелыр дип ышанасы килә.

Фото:Алина Миронова

Ирина Апачаева

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: