Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Елның иң оста КВНчылары ачыкланды

21 май көнне Әлмәтнең яшьләр үзәгендә “Ачык Студентлар КВН лигасы-2019”ның финал уены узды.

Биредә шәһәребезнең уку йортларын тәкъдим итүче студентлардан тыш  республикабызның башка төбәкләреннән килгән командалар да бар иде.

Биредә командаларның  иң-иңнәре көч сынашты.Финал  традицион саналган “Сәламләү”, “Разминка” һәм “Музыкаль номер” этапларыннан торды.

Уен нәтиҗәләре буенча беренче урынны Әлмәт һөнәри көллиятенең “АПК” һәм кунакларның  “Граница” командалары бүлеште.  Икенче урынга Әлмәт дәүләт нефть институтының “Сборная АГНИ” командасы, ә өченче урынга Сарман аграр көллиятеннән килгән “Понабрали” командасы лаек булды.

Иң яхшы актер дип, “АПК” командасыннан Арсений танылды.

Фото: Әлмәт  балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса