Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кулсыз әлмәтле кул кушырып утырмый

Май ае - табигатьнең иң гүзәл фасылы. Агачлар яшел күлмәген киде, алмагачлар, башка куаклар хуш исле чәчәккә күмелде. Кайбер ишегалларыннан узганда әлеге табигать хәзинәләренә хозурланып туктап калганыңны үзең дә сизмисең. Геофизика урамы, 11 нче йорт ишегалдындагы бу матурлык әллә каян килмәгән, аны биредә яшәүче Фәнүс Яхшыгулов ясаган.

Кая гына барса да, Фәнүс әфәнде иң беренче чиратта ишегалларына игътибар итә. Ул Әлмәтнең һәр йорт яны чәчәкләргә күмелеп утыруын тели. Эш урынында бәхетсезлеккә юлыгып, Фәнүс Яхшыгулов ике кул очлыгын да югалта. Әнә шулай ярты кулсыз килеш ул йорты каршына үзенең яшелчә бакчасыннан сирень куаклары алып кайтып утырта. Бүген алар ак, шәмәхә чәчәктә. Хуш исләре фатирларына да таралсын өчен кайбер күршеләре хәтта тәрәзәләрен үк ачып куя икән.

- Сокланмый мөмкин түгел, куллары булмаган килеш шундый матур куаклар карап үстерә. Бу сиреньнәр йортыбызны ямьләп тора. Аның үрнәгенә ияреп, без дә чәчәкләр утыртабыз. Күпфатирлы булса да, ул безнең уртак йорт. Анда үзебез яшибез, тудырылган матурлык та безнең өчен. Әлмәт - бик матур шәһәр. Юлларга асфальт җәйделәр, велосипед юллары ясадылар, нык карыйлар, – диде Фәнүс Салиховичның күршесе Зәмзәмия Ногманова.

Күршеләр дә әнә шулай берсеннән-берсе күреп, әлеге күңелле эшкә кушылган. Фәнүс әфәнде күрше йортта яшәүче танышын да ишегалдына чәчәк атучы куаклыклар утыртырга өндәгән булган. Аның: «Нигә кирәк ул миңа, кирәк кеше утыртыр әле», дигән сүзләре һаман да йөрәген әрнетеп тора. Ул әйтмешли, без булмасак, кем? Гүзәллек безгә, биредә яшәүчеләргә кирәк. Балалар да кече яшьтән үк моны күреп, аңлап, шушы рухта тәрбияләнеп үсәргә тиеш.

Ирина Апачаева

Автор фотосы

Фәнүс Яхшыгулов,

- Без бу йортка 90 нчы елларда күчтек. Ул чакта агачларны бергәләшеп утырткан идек. Ләкин кәҗәләр аларга үсәргә ирек бирмәде. Боларын карап кына торабыз. Хәзер балалар да агачларны сындырмый, чәчәкләр өзми. Берәр машина җир кайтарсалар, транспорт йөри торган якка да чәчәкләр утыртыр идек. Шәһәрнең тагын да матурлануы шатландыра. Башлык барысын да тәртип белән алып бара. Шәһәрдә яшәүчеләр дә бу эшкә активрак кушылса, Әлмәтнең һәрбер почмагы гөлбакча булыр иде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса