13 июнь 2021 яңалыклары
-
Әлмәттә һава торышы бозыла
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен, боз явуы ихтимал.
-
Әлмәтле «Балачак җыры-2021» II балалар җыры бәйгесендә җиңде, башкаручы да, җырның сүзе авторы да әлмәтлеләр
Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән юлланган 110 татарча җыр катнашты.
-
Балаларга күңелле бәйрәм бүләк иттеләр
Гаилә кыйммәтләрен саклау «Ямашнефть» идарәсендә социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора, чөнки имин гаилә һәм бәхетле балалар - уртак киләчәгебез нигезе.
-
Әлмәттә «Ансар» Хәйрия фонды эшли
«Ансар» Хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган социаль программаларны шәһәрдә яшәүчеләр һәм потенциаль хәйриячеләр хуплап кабул итә.
-
Туган телем - анам теле
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган «Мин туган телемне яратам» дигән шигъри флешмобта катнашу өчен үз туган телеңдә - рус, татар, мари, чуваш яки башка телдә шигырь укыганны видеога яздырырга кирәк иде.
-
Әлмәт районында һәм шәһәрдә янгын чыгу очраклары аеруча арта
Янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Әлмәт муниципаль районы территориясендә 235 янгын очрагы тер-кәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 42 очракка күбрәк. Ут эчендә 11 кеше һәлак булган, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Әлмәт районында ис тиеп, агуланганнан соң ир-атны комада хастаханәгә озатканнар
12 июнь көнне, 19.30 сәгатьтә коткару хезмәтенә 1968 елда туган ир-атның ис газы белән агулануы турында хәбәр килә.
-
Әлмәттә яшүсмерләр арасында триатлон буенча Россия беренчелеге узды
Беренчелектә 184 спортчы катнашты.
-
Әлмәттә Россия көнендә 12 яңа гаилә туды
Яшь гаиләләрне чын күңелдән котлыйбыз! Йөргән юлларыгызны бәхет кояшы, сөю йолдызы яктыртсын. Йөрәгегездә мәхәббәт ялкыны мәңге сүнмәсен һәм сүрелмәсен!
-
Әлмәт Сабан туенда печәннән гаять зур фотозона эшләячәк
Әлмәттә шәһәр мәйданы территориясендә «Авыл ишегалды» —печәннән гаять зур фотозона, халык осталарыннан һәм музейларыннан интерактив күргәзмә эшләячәк.
-
Народные приметы на 13 июня: что категорически нельзя делать в день Еремея-распрягальника
13 июня, по преданию предков, последний день посевов и высаживания рассады. Особенно важно было завершить посев пшеницы и других злаковых культур. При этом работы были возможны в том случае, когда Луна набирала свою массу.