Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәтле «Балачак җыры-2021» II балалар җыры бәйгесендә җиңде, башкаручы да, җырның сүзе авторы да әлмәтлеләр

Бәйгедә Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән юлланган 110 татарча җыр катнашты.

Әлмәт талантлы кешеләргә бай. «УК «Система-Сервис» ҖЧҖ инженеры Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова - шундыйларның берсе.

30 елга якын хезмәт стажы булган әлеге ханым эштән буш вакытларында музыка сәнгате белән мавыга. Аның иҗат «сандыгында» балалар һәм өлкәннәр өчен дә, хор белән һәм аерым да башкарыла торган 250 дән артык җыр бар. Күп кенә бәйгеләр, музыкаль чаралар аның исеме белән бәйле. Үзенең музыкаль әсәрләре белән ул рес-публикакүләм бәйгеләрдә дә катнаша.

Менә быел да Эльмира ханым ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия белән берлектә «Шаян ТВ» балалар телеканалы игълан иткән «Балачак җыры-2021» II балалар җыры бәйгесеннән читтә кала алмады.

Бәйге өч турда үтте. Өченче турда биш җиңүче билгеләнде. Алар арасында «Светофор» дип аталган җыры белән якташыбыз Эльмира Шәймәрданова-Гыйльфанова да бар иде. Җырның сүзләрен шагыйрә, балалар өчен ун китап авторы Резеда Фәрхетдинова язды. Бәйгедә җырны Р. Фәхреддин исемендәге татар гимназиясенең 2Б сыйныфы укучысы Диана Миннегалләмова зур осталык белән башкарды.

Җиңүчеләрне бүләкләү «Шаян ТВ» балалар телеканалы студиясендә барды. «Светофор» җырының авторлары акчалата призлар белән бүләкләнде. Шунысы да бар, бәйге йомгаклары буенча әлеге җыр, аранжировка һәм клип төшерүдән кала, һөнәри дәрәҗәдә яздырылачак һәм башкарылачак.

Луиза Подъячева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса