Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Туган телем - анам теле

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан уздырылган «Мин туган телемне яратам» дигән шигъри флешмобта катнашу өчен үз туган телеңдә - рус, татар, мари, чуваш яки башка телдә шигырь укыганны видеога яздырырга кирәк иде.

Бу флешмобта без дә катнашырга булдык. Икенче кечкенәләр төркеменә йөрүче Ралина Садыйкова, кечкенә балалар арасында иң күп лайк җыючы буларак, «Альметьевский вестник» газетасының бүләгенә лаек булды. Ул Габдулла Тукайның «Туган тел» дигән шигырен сөйләде.

Без үз телебезне яратабыз, балаларны да туган телне яратырга һәм сакларга өйрәтәбез, аны онытмагыз дип тәрбия бирәбез.

 

Гөлшат Хөснетдинова, Зөлфия Бадамшина, 50 нче «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса