Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Фаҗигаләр

Әлмәт районында һәм шәһәрдә янгын чыгу очраклары аеруча арта

Янгын күзәтчелеге бүлеге хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә Әлмәт муниципаль районы территориясендә 235 янгын очрагы тер-кәлгән. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда бу күрсәткеч 42 очракка күбрәк. Ут эчендә 11 кеше һәлак булган, 3 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

Иң зур афәт - янгын. Бу турыда исебездән чыгармасак иде. Бурдан кала, уттан калмый, диләр халыкта. Шуңа күрә дә әлмәтлеләргә бу уңайдан тагын бер кат искәртәбез, әйләнә-тирә мохитка, үзләренә карата игътибарлы булырга һәм янгын кагыйдәләрен дөрес һәм төгәл үтәргә чакырабыз.

Янгыннар күпчелек очракта кешеләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга бит. Күпме өйләр яна, күпме кеше гомерләре өзелә. Аек булмаган хәлдә урын-җирдә яткан килеш тәмәке тарту коточкыч фаҗига сәбәпчесе булырга мөмкин. Төзек булмаган электрүткәргечләрне куллануны дәвам итү гадәттә бәхетсезлек белән тәмамлана. Шуңа күрә дә кая булса да киткәндә, газ һәм электр приборларын игътибар белән тикшереп чыгу ышанычлырак булыр.

Бәхетсезлек очракларында күпчелек балалар гаепле була. Сабыйлар кулындагы шырпы кешеләр үлеменә китерә торган коралга әверелергә сәләтле. Шуның өчен дә балаларга экстремаль ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кече яшьтән үк сеңдерү һәр ата-ананың бурычы.

Янгынны вакытында ачыклау өчен, торакны автоном янгынга каршы җайланмалар белән җиһазландыру да таләп ителә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса