Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәт Сабан туенда печәннән гаять зур фотозона эшләячәк

Әлмәттә шәһәр мәйданы территориясендә «Авыл ишегалды» —печәннән гаять зур фотозона, халык осталарыннан һәм музейларыннан интерактив күргәзмә эшләячәк.

«Һөнәрчеләр шәһәре» ндә халык һөнәрчелеге осталары эшләнмәләре һәм «Оста куллар» дип исемләнгән тематик мастер-класслар, авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе узачак.

Бәйрәмнең төп сәхнәсенә РФ атказанган артисты һәм ТР халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, популяр авторлар-башкаручылар Илнат Фәрхуллин һәм Рафаэль Якупов, «Зө-Ләй-Лә» төркеме, шәһәр һәм районның иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

11.00 сәгатьтә үзәк мәйданда "Туган ягым, Татарстан!" чарасында  авыл хуҗалыгы хезмәткәрләрен хөрмәтләү булачак.

Шул ук вакытта балалар мәйданында «Бәхетле балачак» мәйданчыгы да эшләячәк. Яшь әлмәтлеләр өчен милли уеннар, иҗади һәм сәнгать мастер-класслар, традицион барабаннарда мастер-класс, интерактив һәм анимацион программа, тимбилдинг үткәреләчәк, аттракционнар эшләячәк.

Көн уртасында Сабантуйның традицион ат — спорт ярышлары, пониларда күңелле ат чабышлары, токымлы атлар узышлары, җирле токым атларында ат чабышлары башлана.

Бәйрәм  бүләкләү белән тәмамланачак. Ярышларда һәм уеннарда катнашучыларны призлар көтә.

Үзәк мәйданга ике троллейбуста барып җитәргә мөмкин булачак. Аларның беренчесе «Көнбатыш капкалар» тукталышына, икенчесе — РТСка кләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса