Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тормыш - яшәеш

Балаларга күңелле бәйрәм бүләк иттеләр

Гаилә кыйммәтләрен саклау «Ямашнефть» идарәсендә социаль сәясәтнең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора, чөнки имин гаилә һәм бәхетле балалар - уртак киләчәгебез нигезе.

Шәһәр паркында үткәрелгән балалар бәйрәме идарә коллективы тормышында бик матур вакыйга булды.

Узган ял көннәрендә Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркында иртәдән алып күңелле көйләр яңгырады. Нефтьчеләр үз хезмәт-кәрләренең балалары өчен генә түгел, күңел ачарга теләгән һәр әлмәтле өчен дә зур бүләк ясадылар - Әлмәт территориаль башлангыч профсоюз оешмасы булышлыгы белән Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан бәйрәм үткәрделәр.

Чарага килгән кунакларны яраткан мультфильмнар һәм әкиятләр геройлары каршы алды. Бәйрәм программасы бик бай эчтәлекле һәм күпкырлы иде. Биредә һәркем күңеленә хуш килгән мавыгу төрен таба алды. Бу - машинкаларда узышу да, күпләр яраткан аквагрим һәм сабын куыклары да, бихисап уеннар һәм бәйгеләр дә һәм хәтта мавыктыргыч химик экспериментлар да.

«Ямашнефть» нефть-газ чыгару идарәсе начальнигы Илшат Садриев һәм предприятие коллективы исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны идарә начальнигының производство буенча урынбасары Данис Кадыйров сәламләде. Ул профсоюз комитетына һәм предприятие җитәкчелегенә бәйрәмне оештыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

- Балалар көнләп түгел, сәгатьләп үсә: бүген алар без бүләк иткән уенчык-ларга бик шат булсалар, иртәгә ата-ана йортыннан «очып» та китәләр. Аларга үсә төшкәч сагынып искә алырлык, авыр хәлләргә тарыганда терәк-таяныч, ярдәм булырлык бәхетле мизгелләр, шатлыклы вакыйгалар, матур кичерешләр бүләк итү мөһим - без моны бик яхшы аңлыйбыз. Нефтьчеләрнең эше тынгысыз һәм җаваплы, һәм без әтиләр, әниләр, балалар барысы бергә шатлык-сөенечләр, уңай эмоцияләр кичерерлек гаилә бәйрәмнәренең мөмкин кадәр күбрәк булуын телибез. Балалар көн саен һәм сәгать саен яклауга мохтаҗ. Аларга безнең ярату һәм кайгырту кирәк. Һәр бала сәламәт һәм бәхетле булсын! - дигән теләкләрен җиткерде Данис Кадыйров.

Малайлар һәм кызлар спорт уеннарында, ярышларда бик теләп катнаштылар, җырладылар, биеделәр, Микки һәм Минни Маусларның, фея һәм супергеройларның табышмакларына җавап бирделәр. Беренче тапкыр зур тере курчакларны күргән сабыйларның соклану һәм гаҗәпләнүенә чик-чама булмады. Музыка авазлары астында алар белән бергә биюче оныкларын күрү бәйрәмгә килгән әби-бабайларның да күзләрен яшьләндерде. Балалар әти-әниләренең дә үзләре кебек булуына, уен программаларында актив катнашуларына бик шатландылар. Башкача була да алмый иде, чөнки без барыбыз да тумышыбыз белән балачактан!

АУП профсоюз оешмасы рәисе, белгеч (эш башкаручы) Эльвина Хәкимова предприятие коллективында 16 күпбалалы гаилә исәпләнүен, ә хез-мәткәрләрнең гаиләләрендә җәмгысе 424 бала тәрбияләнүен билгеләп үтте. Балаларны яклау көне һәм «Ямашнефть» идарәсе гаиләләре өчен оештырылган әлеге балачак бәйрәме - ул әле безгә, өлкәннәргә, барлык балалар да тәүфыйклы булып үссен, яхшы укысын, яраткан эше белән шөгыльләнсен һәм киләчәктә үз иленең бәхетле гражданнарына һәм ата-аналарына әверелсен өчен бала хокукларын яклау зарурлыгы турында искәртү дә.

Идарәнең производствоны оештыру буенча төркеме җитәкчесе Денис Габдрахманов бу матур кояшлы көндә, башка өлкәннәр кебек үк, балалар белән бергә үзе дә тормышка сөенүен җиткерде. «Иманым камил, имин киләчәгебез турыдан-туры үсеп килүче буынга бәйле. Безнең балалар нинди булып үсәчәк - иртәгәге көнебез дә шундый булачак. Уртак киләчәгебез бәхетле булырга тиеш!» - диде ул.

Балачак бәйрәме шау-гөр килеп, күңелле үтте. Анда катнашкан барлык кешеләр дә бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр алдылар, гаилә ялын менә дигән итеп үткәргән өчен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Ирина Вәлиуллина, ике кыз әнисе:

- Бик шәп бәйрәм! Иң мөһиме - балалар шат-лансын, ә аларга монда бик ошый. Без аларны үпкә-рәнҗүләрдән, начар кәефтән, әйләнә-тирәнең тискәре йогынтысыннан сакларга тиеш, ә калган яктан алар үзләрен үзләре яклый алачак. Һичшиксез, моның өчен без, ата-аналар җаваплы.

Бәйрәмгә ике баласы белән килгән Людмила Сабирова биредә өлкәннәргә дә, балаларга да күңелле булуын билгеләп үтте:

- Бәйрәмне югары дә-рәҗәдә оештырганнар. Программа гына түгел, үткәрү вакыты да дөрес сайланган, чөнки балаларның йокылары туйган, кәефләре яхшы. Биредә нәниләргә дә, үсмерләргә дә рәхәт. Алар белән бергә өлкәннәр дә күңел ача. Һәр ата-ана үз баласының самими елмаюын күреп шатлана, үзләре дә актив катнаша. Әниләр һәм әтиләрнең бию батлы бик тәэсирләндерде! Мондый гаилә бәйрәмнәре мөһим һәм бик кирәк. Рәхмәт сиңа, «Ямашнефть»!

 

 

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса