Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Әлмәттә «Ансар» Хәйрия фонды эшли

«Ансар» Хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла торган социаль программаларны шәһәрдә яшәүчеләр һәм потенциаль хәйриячеләр хуплап кабул итә.

«Ансар» дигән исем (гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә «Ярдәмчеләр») беренче тапкыр 2019 елның июлендә берничә әлмәтледән торган инициатив төркем авыр тормыш хәлендә калган һәм бу хәлдән мөстәкыйль рәвештә чыгу мөмкинлеге булмаган кешеләргә ярдәм итү өчен көчләрен берләштерергә дигән максат белән җыелганда яңгырый. Исем барысына да бик ошый һәм булачак фондны шулай дип атау турында карар кабул итәләр.

Күпмедер вакыттан соң, 2020 елның 16 мартында «Ансар» - «Ярдәмчеләр» Хәйрия фондының дәүләт теркәве узуы турында язма юридик затларның дәүләт реестрына кертелә, бу әлеге фондның республика күләмендә эшчәнлек алып баруына старт бирә.

Фонд директоры Руслан Юрьевич Бажутов сүзләренә караганда, «Ансар» Хәйрия фонды күп кенә юнәлешләр буенча эш алып бара: балаларны һәм аналарны яклау, ятимнәргә булышу, йорт-җирсез, мөлкәтсез калганнарга, сирәк авырулар белән авыручы балаларга, бигрәк тә халыкның җәмгыять кайгыртуыннан читтә калган категориясенә ярдәм итү. Фонд җитәкчелеге якындагы елларда нәкъ менә шушы юнәлештә эш җәелдерүне иң мөһиме дип саный.

«Ансар» Хәйрия фондының төп бурычлары:

«үзенчәлекле балаларга»: ДЦП белән интегүчеләр, коляскада йөрүче инвалидлар, сукырлар, телсез-чукраклар, терәк-хәрәкәт системасы авырулары булганнарны тернәк-ләндерү өчен акча җыю;

 күпбалалы гаиләләргә, ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга ай саен азык-төлек җыелмалары белән ярдәм итеп тору;

 йорт-җирсезләрне һәм мохтаҗларны атна саен җыеп ашату;

Татарстан җирлегендә мәчетләр төзүдә һәм реконструкцияләүдә ярдәм күрсәтү.

 

«Тәзкирә мәчете» диюгә, Рәйхана ханым, ә Рәйхана диюгә, күңелгә «Тәзкирә мәчете» һәм аларның хәйрия эшчәнлеге килә. Әлеге мәчеттә эшләп килүче кафе инде менә ничә еллар Изге Рамазан аенда мөселманнар өчен ифтарлар уздыра. Алай гына да түгел, шәһәребезгә килгән күренекле, зыялы хатын-кызларыбыз да анда еш кунак була.

Күңел өчен әллә ни күп кирәкми бит. Ягымлы караш, җылы сүз җитә адәм баласына. Әлбәттә, кем өчендер бер чынаяк кайнар чәй, өскә кием дә кирәк булырга мөмкин.

Гадәттә, хәйрия белән шөгыльләнүчеләрне нигездә ир-ат буларак күзалларга күнеккәнбез. «Тәзкирә» мәчетендә бу эшне Рәйхана һәм Фәрит Ханнановлар бергәләп башкаралар. Элекке елларда туган авылы Елховойда Сабантуй бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм итсәләр, бүген аларның географияләре шактый киң. Инде ничә еллар дәвамында Сарман районы Җәлил бистәсендәге картлар йортына, шәһәребездәге күрү сәләтен югалтканнарга даими ярдәм итеп торалар. Узган пандемия елында Рәйхана ханым бакчасында пылаулар пешереп, мохтаҗларга илтә.

«Яхшылык эшлә дә, суга сал», дисә дә халкым, изге гамәл кылып яшәүчеләр турында башкаларга да сөйлисе килә. Ихластан кылынган изгелек, матур эшләр башкаларга да тәэсир итми калмас.

Бушлай кайнар линия телефоны: 8800 200-70-13.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса