4 декабрь 2018 яңалыклары
-
Медицина профилактикасы үзәге үзенчәлекле балалар белән очрашты
Инвалидлар декадасы уңаеннан Әлмәт медицина профилактикасы үзәге зурлар һәм балалар белән профилактик очрашулар уздыра.
-
Җир шарындагы иң матур хатын-кыз Татарстанда яши икән
Кытайның Шеньчжень шәһәрендә кияүдә булган хатын-кызлар арасында уздырылган Mrs Globe бәйгесендә «җир шарының иң матур хатын-кызы» исемен Татарстанда яшүче Алиса Тулынина яулаган.
-
Декабрьдә ни көтә?
ГМОлы ашамлыкларга махсус тамга суга башлаячаклар, ә әби-бабайларга пенсияне иртәрәк китерәчәкләр. Декабрьдә нинди үзгәрешләр көтә?
-
Владимир Спиваков Әлмәттә концерт куячак
Әлмәт Владимир Спиваков фонды академиясенең өч көнлек программасына кушыла.
-
Веганлыкны дингә тиңләрләрме?
Бөек Британиядә веганлык (вегетарианлыкның кискен формасы) дингә охшаш, шуңа күрә аның «Тигезлек турындагы акт» яклавына эләгүе мөмкин.
-
Эткә ничек ошый, Яңа елны шулай каршылагыз!
Алдагы ел – Кабан елы, диләр. Аны ничек каршыларга, нәрсә әзерләргә, нәрсә кияргә, нәрсә тагарга, кем белән бәйрәм итү хакында күптөрле киңәшләр бирү инде әллә кайчан башланды. Имеш, Ел хуҗасына монысы ошамый, тегесе ошый...
-
Менә, ичмасам, чыршы!..
Европада иң затлы чыршы Германиядә бизәлгән. Мюнхенда урнаштырылган бәйрәм чыршысы, 2018 алтын тәңкә белән бизәлеп, пирамида рәвешендә эшләнгән.
-
Яңа ел бәйрәмнәре ничә көнгә сузыла?
Ел башында көтеп алган кышкы ял көннәре билгеле булды.
-
“Фарс һәм абсурд бәйрәме” Әлмәткә җиңү белән кайтты
Казанда Халыкара КВН берлеге Беренче телевизион лигасының финал уены узды.
-
Әлмәтнең Lady Газраиле тынычлыкны җуйды
Нечкә күңелле булсам да куркыныч кинолар карарга яратам. Дөрес, юрган астыннан борынны гына чыгарып. Драмтеатрның триллер сәхнәләштерәчәген белгәч тә, миндәге коточкыч сюжетлар яратучы «мин» нәфислекне генә күрүче «мин»не сөенеченнән чеметтереп алды... Театрга юрган белән йөрү килешми, шулай да борынны гына чыгарасы килгән вакытлар булды.
-
Әлмәттә кальянханәләр буенча рейд оештырылды
Район башкарма комитетының сәүдә бүлеге, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары, журналистлар кальянханәләр буенча рейдка чыкты.
-
“Кышкы мәдәни мохит” кунакка чакыра
“Кышкы мәдәни мохит” программасы белән ялларыгызны күңелле итеп уздырыгыз.
-
Әлмәт кызы билбау көрәше буенча призер булды
1-2 декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча ачык турнир узды.
-
Россия артистлары күпме пенсия ала?
Җырчылар һәм актерлар үзләренең пенсияләренең күләмен еш кына игълан итә, чөнки кайчагында алар бик аз булып чыга. Әйтик, Владимир Винокур нибары 10 мең сум, ә Алла Пугачева 17 мең сум пенсия ала икән.
-
Авыруның хәлен белгән өчен нинди савап языла?
Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү.