Әлмәтнең Lady Газраиле тынычлыкны җуйды
Нечкә күңелле булсам да куркыныч кинолар карарга яратам. Дөрес, юрган астыннан борынны гына чыгарып. Драмтеатрның триллер сәхнәләштерәчәген белгәч тә, миндәге коточкыч сюжетлар яратучы «мин» нәфислекне генә күрүче «мин»не сөенеченнән чеметтереп алды... Театрга юрган белән йөрү килешми, шулай да борынны гына чыгарасы килгән вакытлар булды.
«Lady Газраил» Стивен Кинг романы буенча Саймон Мур язган пьесага (Фәридә Исмәгыйлева тәрҗемәсе) нигезләнеп куелган. Исеменнән үк күренеп тора: Газраил – хатын-кыз. Хәзер барыгыз да әлеге рольгә туры килердәй Әлмәт театры артистларын барлый торгандыр. Әмма төгәл җавапны кем генә әйтә алыр икән?! Гомер буена сәхнәдә үзебезнең хатын-кызларны, аларның бәхетле дә, яралы да язмышларын гәүдәләндергән, безнең көндәлектәге хәл-вакыйгалар эчендә генә кайнап яшәгән Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллина 55 яшендә психопат фанат роленә коеп куйган артистка дип табылды. Менә шушы көннән алып театр сәхнәсендә яңа образ барлыкка килде: татарның хатын-кыз кыяфәтендәге үз Газраиле!
Фәйзуллинамы соң бу?
Аны күрергә кирәк. Бу сез белгән, мин белгән Раушания Фәйзуллина түгел. Уфа режиссеры Илшат Мөхетдинов аңа Энни Уилкес ролен биреп, артистканы 360 градуска үзгәрткән. Кырыс, хәйләкәр, каты бәгырьле, шикле, урыны-урыны белән маньякны хәтерләтүче, истерикага бирелүче, язучы Пол Шелдонның романнарын укуы нәтиҗәсендә акылын җуйган, психикасына зыян килгән ханым. Күз алдына китердегезме? Үлчәүгә дә салып авырлыгын билгеләп булмый торган шушы рольне Раушания ханым ерып чыкты. Аны күзәтү тамашачыда курку, нәфрәт, кайвакыт кызгану хисе уятты – безне шушы дәрәҗәгә җиткерерлек итеп уйнарга да кирәк бит! Үз ролен шуның кадәр оста башкарды, хәтта юл фаҗигасеннән соң караватка береккән Пол Шелдонны уйнаучы Татарстанның атказанган артисты Эдуард Латыйповны жәлләп йөрәктән кан тамды. Эдуардның да роле җиңелләрдән түгел иде.
Түз, Эдуард!
Пол Шелдон – танылган язучы, Мизери исемле кыз турындагы романнар авторы; бер үк вакытта коткаручы һәм тоткынга алучы Энниның газапларына түзеп яшәргә мәҗбүр кеше. Ханымның корбанына әйләнгән Пол өчен гомерен саклап калу, әсирлектән котылу чарасы – Энниның таләпләре буенча роман язу. Әмма китапның да язылып бетү ихтималы бар һәм ул аны тәмамлый...
Латыйповның 2 сәгать эчендәге газапларын беркемгә дә күрергә язмасын! Идән юган суны да эчте, халык алдында кече йомышын да йомышлады, аягын да кистеләр... Киреләнүче язучыны үз җаена китерү өчен Энни ысулларын табып кына торды: шприц, дару төймәләре, хәтта пычкы да эшкә җигелде. Спектакль генә бит ул дип уйларга ашыкмагыз, кинолар да уйдырма инде алайга китсә. Эш башкада. Моңарчы театр сәхнәсендә күзәтелмәгән күренешләрнең, бу очракта газапларның куелышы искиткеч һәм артистлар тарафыннан да оста башкарыла. Уч төбендә генә уйнасалар да (спектакль сәхнәдә утырып карала), изалау-җәфалауларны чынбарлыктан аерып булмый. Болары өчен бай фантазияле режиссерның хезмәте алдында баш ияргә кирәк.
Көчле тандем
Илшат Мөхетдинов узган сезонда «Адашкан җаннар»ны сәхнәләштереп, бер гаҗәпкә калдырган иде инде. Әлегесе белән ул үзенең гаять сәләтле булуын тагын бер тапкыр исбатлады. Илшат белән Әлмәт театры тандемы көчле, бу бәхәссез. Шунысына игътибар иттем, режиссер вакыйгаларны тамашачыга җиткерү өчен ике очракта да кешелекне гәүдәләндерүче өченче зат җаннар куллана – бу аның тиңсез почеркы. «Lady Газраил»дәге Миләүшә Хафизова белән Ләйсән Заһидуллина исә шул ук Эннилар – алар ярдәмендә режиссер дөньядагы халыкның бик аз өлешенең генә психик яктан сәламәт, калганнарның нәрсә белән булса да җенләнгән булуын күрсәтә. Кызларның спектакльдәге хәрәкәтләре (хореограф Алинә Мостаева) тирән мәгънәгә дә ия, кичерешләрне дә көчәйтә.
...Ярым караңгылык, күңелгә шом салырдай кара төстәге сәхнә, тимер карават, чылбырлар, җанвар башлары, тәрәзәдән аккан «кан» (рәссам Иршат Азиханов) – миңа юрган гына җитмәде!
Бу татар театры тарихында беренче триллер – тагын бер үр яуланды. Әлбәттә, әлеге спектакльнең фестивальләрдә дә югары бәяләнәчәге көн кебек ачык. Әлмәтнең Lady Газраиле язучы, сценарист, тәнкыйтьчеләрнең дә тынычлыгын җуеп, үзенә ымсындырып торачак хәзер. Барысы да аның белән танышуга үзләре теләп һәм ашкынып киләчәк әле. Әйтте диярсез!
Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
Сергей Котов фотолары
Илшат Мөхетдинов, режиссер:
– Спектакльдә минем өчен мөһим тема – ул һәркемгә хас булган чиктән тыш мавыгучанлык. Яшәү өчен кеше ниләр кичерергә, нинди адымнарга барырга сәләтле? Куркыныч, әмма кызыклы эзләнү булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа