Әлмәт таңнары

Авыруның хәлен белгән өчен нинди савап языла?

Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү.

Исламның иң күркәм гадәтләреннән берсе – авырган кешенең хәлен белү. Аллаһның хак илчесе, сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләм бу күркәм гадәтне ныгыта һәм аны барлык мөселманнар өчен вәҗиб дәрәҗәсенә, ягъни тиешле булган дәрәҗәгә күтәрә һәм мөселманның алты хакы арасына кертеп болай ди: «Мөселманны күрү белән аңа сәлам бир. Сине чакырса – җавап бир. Киңәш сораса – нәсыйхәт бир. Төчкереп «Әлхәмдүлилләһ» дисә – җавабын бир. Авырса – хәлен бел. Үлсә – җеназасына бар».

Ислам шәригате мөслим-мөслимәләрне башкаларга карата рәхимле-шәфкатьле булырга өнди. Аллаһка тәкъва булган мөслимә туташлар һәм ханымнар башка кешеләргә карата йомшак күңелле, ярдәмчел, кайгыртучан булалар. Авырган дин кардәшенең хәлен белүче мөслимә үзенә Аллаһның игътибарын җәлеп итә. Раббыбыз чирле кешене зиярәт кылган кешенең изге гамәленә соклана һәм аңа зур әҗерләр бирә, Ахирәт тормышында савапларын арттыра.

Авырган дин кардәшен кайгыртучы кешенең күркәм гамәле башка кешеләрне дә шәфкатьлелеккә чакыру, аларга изгелек үрнәге күрсәтү ул. Хөрмәтле туташлар, ханымнар, апалар һәм әбиләр! Авырган кешегә карата, якын кешебезме ул, таныш кешеме, беренче тапкыр гына күргән кешеме – кулыбыздан килгәнчә аңа ярдәм итик.

Авыруның хәлен белү, аңа илтифат күрсәтү – хасталанган кешегә карата ихтирамлы булуны белдерә һәм чирле кешенең күңелендә яхшы хисләр тудыра. Ә инде яхшы хис-кичерешләр авыруның хәлен җиңеләйтүгә бер сәбәп була.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салаллаһу галәйһи үә сәлләмгә Аллаһ Тәгалә кешелек тарихында булган иң җаваплы, иң катлаулы һәм иң саваплы һәм иң дәрәҗәле вазыйфаны – Коръәни Кәримне кабул итеп алуны һәм аны кешелеккә аңлатып җиткерүне йөкләгән. Шундый авыр да, саваплы да һәм җаваплы да эшне башкаруына карамастан, Рәсүлебез авыруларның хәлен белү өчен вакытын кызганмаган. Хасталанган кешене юаткан, дога кылган. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм авырып ятучы балаларның да хәлләрен белгән.

Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләмнең хезмәтчесе була – ул яһүд милләтеннән булган малай. Бервакыт хезмәтче малай чирли. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм аның хәлен белергә килә һәм авыруның баш очына утыра, аннары: «Исламны кабул ит», – ди. Бала, янында утырган әтисенә күз карашын юнәлтә. Әтисе улына: «Әбү Касыймга буйсын», – ди (Әбү Касыйм – Касыймның атасы дигән сүз була. Пәйгамбәребезнең улы Касыйм исемле була. Гарәпләрдә шулай эндәшү гадәте бар). Яһүд малае Исламны кабул итә. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм алардан чыкканда: «Аны Җәһәннәм газабыннан азат иткән Аллаһка шөкерләр булсын», – ди.

Пәйгамбәребез авыру баланың хәлен белергә килүе белән аның әтисенә дә, малайга да уңай тәэсир ясаган. Рәсүлебез салаллаһу галәйһи үә сәлләм үзенең илтифатлылыгы, киң күңеллелеге, миһербанлылыгы белән аларның күңелләрендә ихтирам казанган. Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм авыру малай белән аның әтисенең үзенең дәгъватын кабул итеп Исламга килгәннәре өчен Аллаһка шөкер итә һәм Раббыбызга хәмед-сәнәләр әйтә. Нинди хикмәтле, күркәм холыклы кеше булган Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм! Аның кылган гамәлләре һәммәбезгә дә үрнәк. Шәфкатьле мөслим-мөслимәләр авырып ятучы кешенең хәл-әхвәлен белергә, кулларыннан килгәнчә булышырга тырышалар, әлхәмдүлилләһ.

Авырып ятучы кеше дә әдәп-әхлак кысаларыннан чыкмаска тиеш. Ихлас күңелдән хәлен белүче кешенең ярдәмен кабул итү һәм рәхмәтле булу хакында сырхау да белеп торырга бурычлы. 
Әгәр дә кеше үзен мөслим-мөслимә дип саный икән, һичбер вакытта да авыруның ялгызын гына калдырмас. Галимнәр әйтерләр ки: «Тереләр үә сәламәтләр бер-берсенең бәхете белән нурланырлар һәм рухларын ныгытырлар», дип.

Авыруның хәлен белүче кешегә, ягъни зиярат кылучыга хаста янында үзен ничек тотарга тиешлеген белү кирәк.

  • Авыруның хәлен белешкәндә сүзләрне купшы итеп бизәкләмәскә һәм тормыш рәхәтлекләре хакында җәелеп сөйләшмәскә тырышырга кирәк. Күңелне күтәрә торган, җанга рәхәтлек бирә торган яхшы хатирәләрне яңарту, матур истәлекләр белән уртаклашу ике як өчен дә хәерле була.
  • Авыруның хәлен ике көнгә бер мәртәбә, ягъни көн аралаш белеп тору яхшы. (Бу очракта, түшәк өстендә авырып ятучы кешене карап-тәрбияләп торучы кеше күздә тотылмый. Авыруны караучы кеше күпчелек вакыт хаста янында була.)
  • Хәл белергә килгән кешенең урындыгы авыруның гәүдә тирәсенә туры килергә һәм үзе шунда утырырга тиешле. Авыруның тезе каршына утыру сөннәт санала.
  • Хәл белергә килгән кеше авыруның уң һәм сул ягына карамаска, шулай ук йөзенә һәм күзенә текәлеп карап тормаска тырышса хәерле була. Ә менә хаста кешегә карап сөйләшү дөрес санала.
  • Хәл белергә килгән кеше йөзен чытып, караңгы чырай күрсәтмәсен.
  • Хаста кешенең хәлен сораганда аның башына кулыңны кую яки чирленең кулыннан тоту дөрес. Бу – үзара күрешүгә бәрабәр була.
  • Зиярәт кылучы (хәл белүче) кешегә авыруның үз хәле турында сөйләве дога кылуга тиң. Ә хаста кешенең догасы – фәрештәләрнең догасы һәм салаваты кебек.
  • Хәл белергә килгән кеше авыру алдында бары тик изге сүзләрне генә сөйләргә тиеш. Чөнки хаста һәм хәл белергә килүче кеше арасында булган сөйләшү һәм теләкләр вакытында фәрештәләр «Әмин!» дип әйтеп торалар икән.
  • Авыруның хәлен белгәндә шәригать кушканча гамәл кылу ике як өчен дә файдалы. Авырган кешегә сихәтләнү теләгәндә шифаның бары тик Аллаһтан гына булуын искәртү, шифаны Раббыбыздан сорау лязем.

Гайшә анабыз, Аллаһ аңардан риза булсын, шулай дип искә төшергән: «Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм авыру кешеләрнең хәлләрен белергә килгәндә аларны кулы белән сыпыра иде һәм: «Ий, кешеләрнең Хуҗасы! Бәладән коткар, шифа бир! Син шифа Бирүче, Раббым, Синең шифаңнан башка шифа юк», – дип әйтә иде».

Рәсүлебез авыруларны юатып: «Куркыныч түгел. Синең чирең – гөнаһларыңа кәффарәт, гөнаһларыңнан чистарыну», – дигән. 
Авыруны юату, күңелен күтәрергә тырышу яхшы гамәл. Авыруның хәлен белүче кешенең күңеленә авырлык төшми, киресенчә, зиярәт кылучы кеше рәхмәт нурына чума. Бу – чирле кешенең хәлен белүнең әҗер-савапка лаеклы гамәл булуын күрсәтә.

Шәригатебездә барлык сорауларга да җавап бар, әлхәмдүлилләһ.

Авырып ятучыларга да үз-үзләрен тоту буенча динебездә киңәшләр бирелә.
Түшәктә ятучы хаста үлемне уена кертә ала, ләкин хәл белергә кергән һәр кешегә: «Мин үләрмен инде», – дип зарлану мөслим-мөслимәгә хас сыйфат түгел. Үлемнән куркырга ярамый. Ни өчен? Чөнки, үлемнән курыккан хаста кеше, үлемне Аллаһка тиңдәш кыла. Үлемнән курку ширеккә – Аллаһка тиңдәш тотуга китерә, Аллаһ сакласын! 
Хак мөслим-мөслимә Аллаһтан гына куркырга һәм Аллаһтан гына ярдәм көтәргә тиеш. Шифаны Аллаһтан сорыйк. Табиблар, дарулар һәм башка медицина ярдәмнәре, өшкерүләр – дәвалануга сәбәпчеләр генә. 
Үлемне һич искә төшермәү дә яхшы түгел. Адәм баласы үлемнең барлыгын, җанының тәненнән аерылачагын исеннән чыгармаска тиеш. Хәдисләрдән аңлашылганча, үлемне исендә тоткан кешеләрне Аллаһ зур ялгышлардан һәм гөнаһлардан саклый һәм ярдәмен бирә. Үлемне хәтерендә тоткан кешеләр дин юлында – туры юлда булырлар. Алар хасталыкны да, авырлыкларны да сабырлык белән күтәрерләр. Үлемне истә тотучы инсаннар – хасталарның хәлен белерләр, ярдәмнәреннән ташламаслар һәм ошбу изгелекләре сәбәпле, әҗер-савапларга ирешерләр. 
Мөслим-мөслимәләр кешеләрнең кылган яхшылыкларына, игелекле гамәлләренә рәхмәтле булганда үзара җылы мөнәсәбәт, чын дуслык урнаша. Авырган кеше дә, аның янына хәл белергә баручы да үзара хөрмәтле һәм ихтирамлы булганда гына ике як та әҗер-савап казана.

Пәйгамбәребез салаллаһу галәйһи үә сәлләм хәдисендә бер-беребезгә мәрхәмәтле булырга кушкан: «Чынлыкта, Аллаһ Кыямәт көнне: «Ий, кеше! Мин авырып яттым, син Минем хәлемне белдеңме?» – дип әйтәчәк. Теге кеше: «Ий, Раббым! Мин ничек Синең хәлеңне белә алыйм соң, Син бит галәмнәрнең Раббысы!» – дип җавап бирер. Аллаһ: «Фәлән-фәлән кеше авырып ятканда син аның хәлен белмәдең. Аның янында Мине табасыңны белмәдеңмени?» – дип әйтер.

Аллаһ: «Ий, кеше! Мин ризык сораганда син Мине ашатмадың», – дияр. Теге кеше: «Мин Сине ничек итеп ашата алыйм соң? Син бит галәмнәрнең Хуҗасы!» – дип гаҗәпләнер. Аллаһ: «Фәлән-фәлән инсанның ризык сораганын белмәдеңмени? Аны ашатсаң, Мине шунда табасыңны белмәдеңмени?» – дип җавап бирер икән.

Аллаһ: «Ий, кеше! Мин синнән эчәргә су сораган идем, син эчермәдең», – дияр. Ошбу кеше Аллаһтан: «Мин Сине ничек эчертә алыйм соң? Син бит галәмнәрнең Раббысы!» – дияр. Аллаһ Тәгалә ул кешегә: «Фәлән-фәлән бәндәм синнән эчәргә су сораганда син бирмәдең. Биргән булсаң, Мине анда табар идең, шуны белмәдеңме әллә?» – дияр».

Авыру кешенең хәлен белү; ашыйсы килгән кешегә ризык ашату; сусаганның сусынын басу – су эчертү, болар – Аллаһка якынаю чарасы, Раббыбыз кушканны үтәү, Аңа итагать итү була икән.

Авыруларга ярдәм итү, хастаның хәлен белү – күркәм, сокландыргыч гамәл. Бер-беребезгә изгелекләр, игелекләр кылып яшәүче хак мөслим-мөслимәләрдән булыйк!

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: