Әлмәт кызы билбау көрәше буенча призер булды
1-2 декабрь көннәрендә Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча ачык турнир узды.
Ярышларда Россиянең 18 төбәге һәм Кыргызстаннан килгән 2001-2003 елгы кызлар һәм егетләр катнашты. Әлмәт данын бу ярышларларда Олимпия резервындагы спорт мәктәбенең ирекле көрәш бүлегендә шөгыльләнүче 4 укучы яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, 63 килограммга кадәр авырлык категориясендә Сабина Миндиярова 3 нче урынны яулап, бронза призеры була.
Тренерлары – Э. Нәфисуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа