4 декабрь 2018 яңалыклары
-
“Яңа елда туйганчы ашагыз!”
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш диетологы Виктор Тутельян, россиялеләргә Яңа ел төнендә ашау-эчүне чикләргә кирәкми, дип белдерде.
-
Россиядә инвалидлыкны билгеләү процедурасы гадиләштереләчәк
Конкрет авырулар өчен медицина тикшеренүләре исемлеге төзеләчәк.
-
Имам-хатыйб татарларның XIX гасырга кадәр җәй айларында ястү намазын укымаганын әйтте
Нияз хәзрәт Сабиров әйтүенчә, Мәрҗани бу мәсьәләне тикшереп, дәлилләр китергәч кенә татарлар ястү намазын укый башлый.
-
Кәгазь кискән урын нигә шулай авырта?
Кулларын кәгазь белән кискәннәр аның ничек авыртуын яхшы белә.
-
Валерия кызын рэперга кияүгә бирә
Әле күптән түгел генә җырчы Валерия 25 яшьлек кызының рэпер егетне сайлавы белән канәгать түгел иде. Әмма вакыт узу белән Валерия үз фикерен тамырдан үзгәртте һәм хәзер ул Анна Шульгина белән рэпер Слэмның никахларын хуплый.
-
“Красивая, хороший” кемнеке?
Әй яраттылар да соң бу җырны! Ике популяр йолдыз, үзенчәлекле җыр... Биедек кенә... Ә бер айдан артык вакыт элек популяр җырны башкаручы йолдызлар арасыннан кара мәче узды. Җырчылар авторлык хокукларын бүлешә алмый.
-
Әлмәт яшьләреннән йолдыз ясыйлар
Яшь талантлар эзлиләр.
-
Сүнә күрмә, зәңгәр экран!
Санлы һәм аналоглы телевидениене телевизорга ничек тоташтырырга?
-
Әлмәттә яңа китап тәкъдирләделәр
Саҗидә Сөләйманова исемендәге үзәк китапханәдә журналист, публицист Дамир Шәйхетдинның «Уйга килү» китабын тәкъдирләү булып узды.
-
2018 елда Татарстанның мәктәп укучылары 7 меңнән артык законсыз чүплек урынын ачыклаган
ТР Экология министрлыгына табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында күбесенчә “Мәктәп экопатруле” мобиль кушымтасы аша укучы балалар яза.
-
Татарстан синоптиклары кар һәм бозлавык турында кисәтә
Көндез республика территориясендә һава температурасы -2дән -7гә кадәр салкын булачак.
-
Бари Алибасов һәм Лидия Федосеева-Шукшина туйдан соң йорт сатып алган
Күптән түгел, 71 яшьлек продюсер һәм 80 яшьлек актриса законлы рәвештә никахларын рәсмиләштергән иде.