Әлмәт таңнары

Җир шарындагы иң матур хатын-кыз Татарстанда яши икән

Кытайның Шеньчжень шәһәрендә кияүдә булган хатын-кызлар арасында уздырылган Mrs Globe бәйгесендә «җир шарының иң матур хатын-кызы» исемен Татарстанда яшүче Алиса Тулынина яулаган.

Алиса Тулынина — Казанда ире һәм ике баласы белән яши торган 35 яшьлек хатын. Казанда гүзәллек салоны тота һәм иң популяр визажистлардан санала. Җир шарының иң матур хатын-кызы исемен алу Алисаның бердәнбер җиңүе түгел,  2011 елда ул Mrs Russia International конкурсында җиңү яулаган.

Фото: https://pixabay.com

http://maydan.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: