Әлмәт таңнары

Әлмәттә кальянханәләр буенча рейд оештырылды

Район башкарма комитетының сәүдә бүлеге, балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары, журналистлар кальянханәләр буенча рейдка чыкты.

Балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары борчуда. Балалар арасында хокук тәртибен бозучылар, хәмер кулланучылар, кальян сатучы нокталарда утыручылар да ачыкланып тора. Балигъ булмаганнар эше буенча инспектор, полиция өлкән лейтенанты Юрий Соболев әйтүенчә, шәһәрдә кальян тәкъдим итүче урыннар байтак.

Кайберләрендә уен приставкалары куелган. Балалар бирегә уйнарга да килә икән. Өлкән лейтенант моның закон бозу булып саналуын әйтте. Искә төшереп узабыз, Татарстан Республикасының «Балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, писхик, рухи һәм әхлакый үсешләренә зыян китерүне кисәтү буенча чаралар турында»гы 71 нче законы нигезендә балигъ булмаганнарга андый урыннарда булу тыела. Рейдлар вакытында тотылган үсмерләр әти-әниләре белән комиссия утырышына чакырыла, аларга карата административ җәза кулланыла.

Бергә көрәшкәндә генә яшь буынның сәламәтлеген, аларны ялгыш юлга керүдән саклап калып була. Ләкин эшмәкәрләр арасында иң беренче чиратта табышка өстенлек бирүчеләр дә бар.

- Без аларның барысыннан да паспортларын күрсәтүне таләп итә алмыйбыз. Кайберләренең кыяфәтләре зурлар кебек күренә. Балигъ булмаган икәнлеген белгән очракта кертмибез, кире борып чыгарабыз, әлбәттә. Кич белән кайда йөри ул, нәрсә белән шөгыльләнә - әти-әниләре күзәтчелек итсен. Ни өчен без алар өчен җавап бирергә тиеш, - диде бер кальянханә хуҗасы.

Чехов урамында урнашкан кәеф-сафа кору урынында без килгәндә хуҗасыннан башка беркем дә юк иде. Балигъ булмаганнар эше буенча әйдәп баручы белгеч Динара Хәйретдинова биредә моңа кадәр беркетмә төзү очраклары булуын искәртте. Шуңа күрә хәзер аны күзәтчелек астында тоталар.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: