Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттә "Җиңү диктанты" узды

Әлмәт районында Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына Халыкара "Җиңү диктанты" яздылар. Аны диктантпобеды.рф сайтында онлайн рәвештә язарга да мөмкин иде.

Диктант шәһәрнең өч мәйданчыгында узды. 15 нче мәктәп тә алар рәтенә керде. Биредә 53 кеше катнашты. Алар арасында укучылар гына түгел, ә Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Александр Лапко, Әлмәт шәһәр Советы депутаты Рамил Закиров һәм теләк белдергән әлмәтлеләр. Чараның зур кунагы - Бөек Ватан сугышы ветераны Краснова Мария Демьяновна. Аның адресына бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр яңгырады.

45 минут эчендә катнашучыларга 25 бирем үтәргә, гомуми хәрби-тарихи темага 20 сорауга һәм төбәк тематикасы буенча 5 сорауга җавап бирергә кирәк иде.

Сорауларның бер өлеше Бөек Ватан сугышы башлану һәм беренче елы вакыйгалары, җиңелүләр һәм җиңүләр, полководецлар турында иде.

Материаллар башта шәһәрнең мәгариф идарәсенә, ә аннан тикшерү өчен Казанга җибәреләчәк. Нәтиҗәләр һәм сертификатлар катнашучыларның шәхси почтасына юлланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса