Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

Республиканың барлык районнарында, шул исәптән Әлмәттә дә, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.

Шимбә көнне район башлыгы да ярминкәдә булды. Тимур Нагуманов сәүдә рәтләрен карап чыгып, сатучылар һәм сатып алучылар белән аралашты, тәкъдим ителгән продукциянең ассортименты һәм бәяләр белән танышты.

Ярминкәдә яшелчә, ит, балык, сыр, ярма, бал, май, сөт һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителә.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләре һәр шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.00дән 15.00 сәгатькә кадәр Яңа агропарк территориясендә (Индустриальная ур., 11 адресы буенча) уза.
Ярминкәгә килү өчен 1А һәм 1Б автобуслары маршрутлары булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса