Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тимур Нагуманов район хуҗалыкларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты ⠀

Бүген игенчеләрдә кызу эш бара. Әлмәт районы хуҗалыклары бөртеклеләр уңышын җыюның актив фазасына керде.

Район башлыгы Тимур Нагуманов «Кичүчат», «Аппак» һәм «Союз-Агро» кырларында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, хуҗалыклар җитәкчеләре, игенчеләр белән аралашты. Динамика яхшы, авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыю эшләрен уңышлы башкарып чыгу өчен барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин ителгән. ⠀

Тимур Дмитриевич, югары темпны саклап калу мөһим, дип ассызыклады. Максималь кыска срокларда һәм югалтуларсыз уңышны җыеп алырга кирәк, аны саклап калу өчен. Ул шулай ук хуҗалык җитәкчеләренә урып-җыю эшләренең план-графикларына тиз арада төзәтмәләр кертү кирәклеге турында искәртте. Эшләрне оештырганда һәм үткәргәндә барлык санитар-эпидемиологик нормаларны һәм кагыйдәләрне төгәл үтәргә кирәк. ⠀

Оператив мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә район буенча язгы бөртекле культуралардан 4227 тонна суктырылган, 1000 га мәйдан суктырылган. Уңыш гектарыннан 42,27 центнер тәшкил итә. Арпа 500 гектарда чабылган, 2050 тонна суктырылган. 150 гектарда солы суктырылган, бу культураны суктыру 652 тонна тәшкил итә. 1125 тонна көзге бодай, 400 тонна көзге арыш суктырылган. ⠀

Урып-җыю белән беррәттән районның барлык хуҗалыкларында да көзге чәчү өчен туфрак әзерләү һәм кышка азык әзерләү эшләре алып барыла. Район аграрчылары алдына үләннәрне вакытында чаптыру, агротехник срокларны, урып – җыю һәм терлек азыгы салу технологиясен үтәү бурычы куелды. Сыйфатлы һәм балансланган азыкның терлекләрнең сәламәтлеге һәм продуктивлылыгы нигезе булуы беркемгә дә сер түгел бит. "Сыерның телендә булса, сөттә дә", - дип юкка гына әйтмиләр. ⠀

Бу юнәлештә район буенча эш көйле бара – терлек азыгы җитәрлек. Берьеллык үләннәр 3700 гектарда чабылган, печән барлыгы 11860 тонна әзерләнгән, шул исәптән шәхси ярдәмче хуҗалык өчен – 1000 тонна. Сенаж әзерләү 42200 тонна тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса